Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Укытучы исеменә лаек

Хәзерге заманда белем алу мөстәкыйльлек һәм эзләнү, шәхсилек һәм толерантлык, хокук һәм бурычларны үз эченә ала. Укытучыны уңышка илһамландыру да мөһим. Моның өчен Валентина Селезнева компьютер технологиясеннән дә, мультимедияле аппаратурадан да файдалана һәм, әлбәттә инде, аның белем бирү өлкәсендәге тәҗрибәсе дә җитәрлек. Валентина кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. "Минем әтием -...

Хәзерге заманда белем алу мөстәкыйльлек һәм эзләнү, шәхсилек һәм толерантлык, хокук һәм бурычларны үз эченә ала.
Укытучыны уңышка илһамландыру да мөһим.


Моның өчен Валентина Селезнева компьютер технологиясеннән дә, мультимедияле аппаратурадан да файдалана һәм, әлбәттә инде, аның белем бирү өлкәсендәге тәҗрибәсе дә җитәрлек.
Валентина кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. "Минем әтием - башлангыч сыйныфлар укытучысы - дәфтәрләрне тикшерергә өйгә алып кайта иде,- дип истәлекләре белән уртаклаша Валентина Алексеевна.-Миңа бу эш бик ошаса да, әтием миңа билге куярга рөхсәт итми иде,- дип елмая укытучы.
Әти-әнисе кызларының уңышлары өчен куаналар, бигрәк тә әтисе кызы белән горурлана.
Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа педучилищега укырга керү бәхете елмаймый. Әмма мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан пединститутының филология факультетына укырга керә һәм аны бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый, шул чакта әтисе шатлыктан Валентинага үзенең алтын сәгатен бүләк итә. Диплом алганнан соң ул, өч ел Тимошкино урта мәктәбендә педагогик осталыкка өйрәнә. Аннан соң гаиләсе белән Аксубайга килә. Яшь, көче ташып торган Валентинаны район мәгариф бүлегенә эшкә чакыралар. Әмма күңеле тыныч булмый, бөтен барлыгы белән балаларга, мәктәпкә тартыла. Ниһаять, Аксубай гимназиясеннән тәкъдим була. Бераз вакыт учреждениенең профсоюз оешмасында эшләп алганнан соң, уку-укыту мөдире итеп билгеләнә. Бер үк вакытта үзенең яраткан фәнен укыта. Тиздән Валентина Селезневаны яңа гына ачылган 3 нче Аксубай урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Биредә ул үзенең җитәкчелек талантын тулысынча ача. Яңа мәктәп бик тиз абруй казана һәм бүгенге көндә дә иң яхшылар исәбендә йөри. Әлеге вазыйфада ул һәр укытучыга ярдәм итәргә тырыша: кемгәдер конкрет эш белән, кемгәдер киңәшләре белән, кайчак тиргәргә дә туры килә.
Валентина Алексеевна үзенең укытучылык эшен баланы мөстәкыйль тормышка әзерләү, төрле ситуацияләрдән дөрес чыгу юлын табарга өйрәтү принцибыннан чыгып төзи. Моның өчен үз эшендә белем бирүнең төрле алымнарыннан һәм ысулларыннан файдалана. Укучылар белән демократик стильдәге мөнәсәбәтләрдә булырга тырыша, бу аңа алар белән ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә.
Аның зур хезмәт тәҗрибәсе үзе белем биргән мәктәптә генә түгел, аның чикләрендә дә киң кулланыла. Ул төрле чараларда актив катнаша, "Ел укытучысы" район бәйгесе җиңүчесе, республика лауреаты, күпсанлы грамоталар һәм бүләкләргә лаек. Әмма Валентина Алексеевна өчен төп бүләк, ул һичшиксез, аның хезмәте, балалар янәшәсендә булуы. Һәр иртә ул кулына ноутбок һәм дәфтәрләр тулы сумка тоткан килеш мәктәпкә ашыга.
Әлеге кече күңелле, энергияле ханымның яз башында дөньяга килүе дә очраклы түгел, ул үзенең ягымлы карашы, игътибары белән кешеләр күңелен җылыта, әйләнә-тирәгә нур чәчә төсле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев