Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Тәҗрибәле оештыручы

Республикада линия-монтаж участоклары санаулы гына калды, шуларның берсе безнең районда эшләп килә. СССР җитәкчелеге терлекчелек биналарын автоматлаштыру турында карар кабул иткән чорда «Сельхозтехника» базасында ЛМУлар оеша, ә шул көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мансур Гималтдинов безнең ЛМУ да шул вакыттан бирле хезмәт куя. Мансур Сәхабетдинович Иске Ибрай авылында туа....

Республикада линия-монтаж участоклары санаулы гына калды, шуларның берсе безнең районда эшләп килә.


СССР җитәкчелеге терлекчелек биналарын автоматлаштыру турында карар кабул иткән чорда «Сельхозтехника» базасында ЛМУлар оеша, ә шул көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мансур Гималтдинов безнең ЛМУ да шул вакыттан бирле хезмәт куя.
Мансур Сәхабетдинович Иске Ибрай авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Яшь техник-механикны юллама буенча туган ягына җибәрәләр. Биредә ул армиягә кадәр Яңа Үзи авылында Бөгелмә СПТУ филиалында эшли. Тракторчылар укыта. Армиядән соң яшь белгеч «Сельхозтехника» га инженер-технолог булып эшкә урнаша. Бер елдан соң мастерской мөдире була. 1976 елда ЛМУ ны җитәкли башлый. Бу вакытта фермаларны механикалаштыру башлана. Участокта 70 тән артык белгеч хезмәт куя. Әмма катлаулы үзгәртеп кору елларында, моңа охшаш авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесе бөлгенлеккә төште, ябылды. Бу вакытта Мансур Гималетдинов белгечләр базасын саклап калу өчен хуҗалык исәпле предприятие төзи, өстәмә рәвештә пекарня, тегермән ача. Фермаларга хезмәт күрсәтүдән тыш, халыкка үз хезмәтләрен тәкъдим итә башлыйлар, мунча мичләре, коймалар һ.б. җитештерүне җайга салалар. Ул ЛМУ лар эшләүдән тукталган районнарда да үз продукциясен тәкъдим итә. «Аксубай ЛМУ» ООО бүген дә чәчәк ата дияргә була.
Мансур Гималетдиновның эшчәнлек елларында республика, район җитәкчелеге тарафыннан бирелгән бүләкләре бихисап. Ул «ТР- ның атказанган механизаторы», рационализаторлык хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Өченче дәрәҗә Дипломга ия, «Хезмәт ветераны» медале дә бар. Мансур Сәхабетдинович мәчетләр, чиркәүләр һәм башка социаль объектлар төзү һәм ремонтлау эшләрендә спонсор ярдәме күрсәтә. Хатыны белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мансур Гималтдинов «Аксубай ЛМУ» ООО