Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Үткән юллар – зур байлык

Шул көннәрдә урманны саклау һәм яклау буенча инженер Александр Ильмухинга 70 яшь тула. Аксубай лесничествосы хезмәткәрләренең һәркайсы үз коллективында озак еллар хезмәт куялар. Александр Степанович та искәрмә түгел, әлеге өлкәдә аның хезмәт стажы 45 елны тәшкил итә, шуның 42 елын-Аксубай лесничествосында урманны саклау һәм яклау инженеры булып эшли. Бүгенге көнгә...

Шул көннәрдә урманны саклау һәм яклау буенча инженер Александр Ильмухинга 70 яшь тула.


Аксубай лесничествосы хезмәткәрләренең һәркайсы үз коллективында озак еллар хезмәт куялар. Александр Степанович та искәрмә түгел, әлеге өлкәдә аның хезмәт стажы 45 елны тәшкил итә, шуның 42 елын-Аксубай лесничествосында урманны саклау һәм яклау инженеры булып эшли. Бүгенге көнгә кадәр аңа тәҗрибәле белгеч, үз эшенә тугры хезмәткәр буларак таләп зур булды. Озак еллар эшләү дәверендә ул урман хуҗалыгын үстерү һәм районда экологик хәлне яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертә. Бүген дә ул халык һәм мәктәп укучылары арасында табигатьне саклау буенча зур күләмдә тәрбия эше алып бара. Александр Степанович безнең газетада урын алган урман байлыкларын саклау темасына багышланган бик күп мәкаләләр авторы һәм инициаторы да булып тора. Аның инициативасы белән урман янгыннарын кисәтү буенча профилактик эшләр актив үткәрелде, янгын куркынычлыгы чорында составында МЧС, МВД, лесничество хезмәткәрләре булган мобильле төркем оештырылды. Шундый эш нәтиҗәсендә соңгы 9 елда район урманнарында бер генә янгын очрагына да юл куелмады. Хөрмәткә лаек кеше буларак, ул урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, үзе хезмәт иткән коллективта да ветеранны ихтирам итәләр. Күптән түгел юбилее уңаеннан Александр Ильмухин район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты алды.
Ул эшләгән елларда аның тарафыннан урман хезмәткәрләренең ничәмә-ничә буынына хәер-фатиха бирелгән. Шулар арасында аның ышанычлы һәм терәге булган улы Андрей да бар, ул да әтисе янәшәсендә 13 ел хезмәт куя. Тормыш иптәше Валентина Андреевна белән алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Оныклары өчен ул яраткан бабай.
Бөтен көчен, тырышлыгын эшенә багышлаган оста Александр Степанович тулы бер урманнар булдыра, ә лаеклы ялга чыгар алдыннан үзе яшәгән йортка каршы парк булдырып, анда 40 төр агач-куак утырта. Чокыр буенда парк булдыру һәм аларны тәрбияләп үстерүгә күпме тырышлык һәм көч таләп ителүен пенсионер үзе генә белә. Бүген ул чын дендрарийны хәтерләтә. Табигатьнең әлеге почмагына урнаштырылган сыерчык ояларына һәр яз кошлар килеп кунаклый, алар үзләренең сайраулары белән бөтен тирә-якка ямь өстәп торалар. Мондый ямьле язлар аның тормышында бик күп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев