Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Төбәк горурлыгы

Аксубайлыларның хәзерге буынына, өлкән буынга хас булганча үрнәк алырлык кешеләр бар. Иске Мокшино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Марсель Фәхретдинов, якташларның күпчелеге кебек, институтка керү ягын карамый, әти-әниләренә авырлык тудырмас һәм үзен нинди дә булса җитди хезмәттә сынап карар өчен башта эшләп калырга карар кыла. Мәскәүгә китеп, "Мослифт" учреждениесенә урнаша. Әлеге...

Аксубайлыларның хәзерге буынына, өлкән буынга хас булганча үрнәк алырлык кешеләр бар.


Иске Мокшино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Марсель Фәхретдинов, якташларның күпчелеге кебек, институтка керү ягын карамый, әти-әниләренә авырлык тудырмас һәм үзен нинди дә булса җитди хезмәттә сынап карар өчен башта эшләп калырга карар кыла. Мәскәүгә китеп, "Мослифт" учреждениесенә урнаша.
Әлеге эш Марсель күңеленә хуш килә һәм ул вакытлы хезмәттән соң да, үз урынына кайта. Производстводан аерылмыйча гына электр механиклары хәзерләү көллиятенә укырга керә, аны да кызыл дипломга тәмамлый. Әмма ул моның белән генә чикләнми, кичке институтта укуын дәвам итә, бу юлы егет шәһәр хуҗалыгы икътисади факультетын сайлый.
Бүген, егерме тугыз яшьлек Марсель Фәхретдинов - лифт җиһазлары буенча электриклар бригадиры, аның кул астында аңардан күпкә өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк кешеләр хезмәт куя. Әмма яшь аермасына карамастан, алар принципиаль, таләпчән һәм кул астындагылар белән намуслы мөнәсәбәттә булганы өчен Марсель Минтаһировичны хөрмәт итәләр.
2010 елда шәһәрдә үткән һөнәри осталык бәйгесендә Марсель беренче урынны яулый. Аңа "Мәскәү остасы" күкрәк билгесе тапшырыла. Ә шәһәр мэры Сергей Собянин аны күренекле мәскәүлеләр белән яңа ел очрашуына чакыра.
Монда "Кешене урын түгел, ә урынны кеше бизи", - дигән әйтемне искә төшерми булмый. Тыйнак лифт хезмәткәре Марсель Фахретдинов хезмәте белән "Мослифт" коллективын гына түгел, үз һөнәрен дә танытты. Реклама тактасыннан елмаеп торган, ә аның өстенә зур хәрефләр белән "Марсель Фәхретдинов - Мәскәү остасы" дигән язуларны күргән район, хәтта республика кешеләре дә, аның безнең якташ икәнлеген белсәләр, һичшиксез, горурлык хисләре кичерерләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев