Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Өстенлекләр элеккечә калды

10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Соңгы ике елда МВД системасында тамырдан үзгәрешләр булды. Үзгәртеп кору исем алмаштыруга гына түгел, ул шулай ук полиция хезмәткәренең абруен күтәрүгә бәйле яңа закон базасына да кагыла. Гражданнар сәламәтлеген саклау, аларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау бурычы элеккечә ОВД хезмәткәрләренең төп бурычы...

10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Соңгы ике елда МВД системасында тамырдан үзгәрешләр булды. Үзгәртеп кору исем алмаштыруга гына түгел, ул шулай ук полиция хезмәткәренең абруен күтәрүгә бәйле яңа закон базасына да кагыла.
Гражданнар сәламәтлеген саклау, аларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау бурычы элеккечә ОВД хезмәткәрләренең төп бурычы булып кала. Илдә нинди генә үзгәртеп корулар булмасын, ОВД начальнигы полиция полковнигы Сәлихҗан Сафин җитәкчелегендәге Аксубай эчке эшләр бүлегенең барлык бүлекчәләре дә тәүлек әйләнәсе закон сагында торалар. Быел һөнәри бәйрәм уңаеннан барлык тантаналы чаралар да күчерелгән, бары тик җитәкчелекнең коллективны котлавы белән генә чикләнгәннәр. Татарстанда террорчылыкка каршы өйрәнүләр игълан ителгән һәм бу көннәрдә полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшлиләр.
Шулай да иң-иңнәр бүлек җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелде. Болар - тикшерүче Эльза Алмакаева, административ законнарны башкаруда өлкән инспектор Илсия Бикмөхәммәтова, уголовный розыскның өлкән оператив уполномоченные Марсель Сафин, оператив дежурный Илдар Исхаков, оператив дежурный ярдәмчесе Григорий Леонтьев, участковый Идеал Ибраһимов, лицензия-рөхсәт эшләре өлкән инспекторы Владимир Кононов, вакытлыча кулга алу изоляторы хезмәткәрләре Петр Лукин һәм Рәмис Насыйров, ЮХИДИ инспекторы Венер Хаммәтов, шофер Илнур Гелметдинов.
МВД структурасындагы үзгәртеп коруларга бәйле канцелярия мөдире Гөлсем Гилмановага зур эш күләме башкарырга туры килә. Гөлсем Хәйдәровнаның ОВДда хезмәт стажы бай, җитәкчелек аны эшне җиренә җиткереп башкаручы, җаваплы, белемле белгеч буларак билгеләп үтә.
Бүлекнең яшь хезмәткәрләренә дә үрнәк алырлык кешеләр бар- эчке эшләр бүлеге каршында Шамил Сәхабетдинов җитәкчелегендәге ветераннар оешмасы актив эшли. Ярдәмчесе Ирек Салахов белән алар эчке эшләр бүлеге ветераннары белән очрашулар оештырып кына калмыйлар, яшь белгечләргә төпле киңәшләре белән дә ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев