Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Спортны үз итүче кеше

Шушы көннәрдә аксубайлы Валерий Горбунов үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк. Энергияле, юмор хисле, спортка бөтен күңеле белән бирелгән әлеге кешегә алтмыш яшь тула. Бүген Яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек начальнигы урынбасары Валерий Александровичны башка вазыйфада күз алдына да китерү мөмкин түгел. Кешене урын түгел, ә кеше урынны бизи, дип тикмәгә...

Шушы көннәрдә аксубайлы Валерий Горбунов үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк.


Энергияле, юмор хисле, спортка бөтен күңеле белән бирелгән әлеге кешегә алтмыш яшь тула. Бүген Яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек начальнигы урынбасары Валерий Александровичны башка вазыйфада күз алдына да китерү мөмкин түгел. Кешене урын түгел, ә кеше урынны бизи, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Әлеге структурада 39 ел эшләгән дәвердә һөнәр алыштыру турында уйлаганы да булмый аның.
-Яңа Аксубай мәктәбендә без укыган чакта, физкультура дәресендә спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү өчен ябык спортзалы юк иде, аның каравы физкультура укытучыбыз Михаил Петрович Мулеев чын педагог булды, - дип искә ала юбиляр. - Ул безне җиңел атлетика, чаңгы ярышлары белән мавыгуга тартты. - Аксубай мәктәбендә укытучыбыз Владимир Тимофеевич Убейкин иде, ул таләпчән, кырыс, әмма ләкин гадел кеше иде. Менә шул ике кеше миңа һөнәр сайлаганда юнәлеш бирделәр дә.
Район һәм республика ярышларында җиңү яулаган егет зур көч куймыйча Әлмәт физкультура училищесына укырга керә. Тик укуын армиядән соң гына тәмамлый - физик яктан нык егетне беренче курстан соң ук армиягә алалар. Укыганда алган белеме һәм армиядә алган чыныгуы аңа эшли башлагач уңышлар китерделәр. Яшь белгеч физик культура һәм спорт буенча район комитетын җитәкли һәм актив рәвештә эшләүче гражданнар, яшьләр, укучылар арасында спортны пропагандалауга керешә. Бүген генә ул мәктәпне спорт залыннан, спорт җиһазларыннан, районны спорт мәктәбеннән, спорт комплексыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
-Җитмешенче елларда спорт залы Мокшинода, Иске Тимошкинода, Иске Кыязлыда гына бар иде.
Бөтен ярышларны да спорт заллары базасында үткәрә, Сөлчә елгасы туңгач кына хоккей уйный идек, ә инде беренче зональ республика ярышларын Карасудагы ачык мәйданчыкта үткәрдек, - дип дәвам итә Валерий Александрович. - Ул чакта «Уңыш» («Урожай») спорт җәмгыяте эшли иде, барысы да спортның нинди булса да төре белән шөгыльләнде, хезмәт коллективлары арасында ярышлар үткәрелде. Әйе, алтын вакытлар булган икән...
Район спорт өлкәсендә зур казанышларга ирешә башлаганнан бирле, Валерий Александрович ярышларны оештыручы гына түгел, ә инде аларның баш тренеры, судьясы була.
-Гади гына түгел, ә таләпчән дә, гадел дә судья ул - дип сөйли аның турында җитәкчесе Ленар Галиев.
- Аны республикада да яхшы беләләр, ихтирам итәләр. Шундый ышанычлы, тәҗрибәле, җавапчыл кеше белән хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрүемә шатмын.
Валерий Александрович чыннан да берничә буын спортчыларның спорт лидеры, үзе исә шахмат, волейбол белән мавыга. Моңардан тыш, гомере буена җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, башкарма комитет, район Советы комсомол оешмасы секретаре, профком секретаре, халык утырышчысы булды.
Валерий Горбунов «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре», «Татарстанда физик культураны үстерүгә керткән казанышлары өчен» билгеләренә ия. Шәхсән үземә, күпчелек аксубайлыларга кебек үк, Универсиада уты эстафетасында катнашучылар арасында Татарстан физкультура һәм спортының атказанган хезмәткәре Валерий Горбуновның Универсиада утын горурлык белән алып баруын карау күңелле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев