Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Спорт һәм матурлык

"Юность" спорткомплексы үзенең архитектура төзелеше һәм мәһабәт тышкы күренеше белән ерактан ук матур булып күренеп тора. Алай гына да түгел, бирегә килгән һәр кеше үзен чәчәкләр дөньясына кереп чумгандай хис итә. Үзенчәлекле ансамбль хасил иткән чәчәкләр композициясе күзләрне иркәли. Биредә нинди генә чәчәкләр үсми! Зәңгәр, кызыл, шәмәхә петунияләр, дәлияләр, астралар....

"Юность" спорткомплексы үзенең архитектура төзелеше һәм мәһабәт тышкы күренеше белән ерактан ук матур булып күренеп тора.


Алай гына да түгел, бирегә килгән һәр кеше үзен чәчәкләр дөньясына кереп чумгандай хис итә. Үзенчәлекле ансамбль хасил иткән чәчәкләр композициясе күзләрне иркәли. Биредә нинди генә чәчәкләр үсми! Зәңгәр, кызыл, шәмәхә петунияләр, дәлияләр, астралар. Бәрхет чәчәкләрнең генә дә уннан артык төре үсә биредә. Чәчәк түтәлләрен даими тәрбияләп торганлык әллә кайдан күзгә ташлана. (Алга китеп булса да әйтергә кирәк - чәчәкләрне карап-тәрбияләп тору техник хезмәткәрләр Венера Галиева, Әнисә Мәрдиева, Гөлфия Ильязова, Әбзуния Хисмәтова һәм Флюра Гафиятова өстендә).
-Территорияне матурлау эшендә спорткомплексның барлык коллективы да катнашты, "Чәчәкләр" проекты өстендә кыш көне үк эшли башладык - дип сөйли методист Любовь Белякова.
"Юность" хезмәткәрләре Интернеттан ландшафт дизайны буенча материаллар эзләгәннәр, белгечләр белән киңәшкәннәр, иртә яздан ук үсентеләрне әзерли башлаганнар. Директор Радик Мостафин, баш инженер Илдар Рәхмәтуллин, каравылчылар Василий Киселев, Валерий Сулбаев хуҗалык мәсьәләләрен өсләренә алганнар, хуҗалык мөдире Виталий Еграшкин кашпо өчен тимер гөл савытлары әзерләгән. Баш хисапчы Ландыш Салихованың үз бакчасыннан алып килгән гөлләре койманы каплап үсеп киткәннәр. Шәфкать туташы Зилә Хәмитова һәм буфетта эшләүче Галина Малецковага да эш табылган. Шулай итеп, коллектив уртак көч белән чып-чын оҗмах бакчасы ясаганнар. Кайбер кешеләр бирегә матурлыкка сокланып, чәчәкләр фонында рәсемгә төшәр өчен генә дә киләләр. Спорткомплекс үзенә килүчеләргә сәламәтлекләрен ныгытып кына калмый, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф тә бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев