Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Продукциягә сорау зур

«Продовольственное предприятие» ООО коллективы июльнең беренче якшәмбесендә бәйрәм ителгән үзенең һөнәри бәйрәме -кулланучылар кооперативы көнен билгеләп үтте. Аксубай продукциясен яратып кулланучыларның төп массасын һәрвакытта да Аксубай ипие, ипи-булка әйберләре һәм лимонадның ничек җитештерелүе кызыксындыра. Предприятие тарихы 1955 елдан башланып «Татпотребсоюзның Аксубай яшелчәләр киптерү заводы» исемен йөртә, аңа 1960 елның февраленә...

«Продовольственное предприятие» ООО коллективы июльнең беренче якшәмбесендә бәйрәм ителгән үзенең һөнәри бәйрәме -кулланучылар кооперативы көнен билгеләп үтте.


Аксубай продукциясен яратып кулланучыларның төп массасын һәрвакытта да Аксубай ипие, ипи-булка әйберләре һәм лимонадның ничек җитештерелүе кызыксындыра.
Предприятие тарихы 1955 елдан башланып «Татпотребсоюзның Аксубай яшелчәләр киптерү заводы» исемен йөртә, аңа 1960 елның февраленә кадәр Тимофеев Герасим Назарович җитәкчелек итә. Ул эшләгән вакытта товар әйләнеше 84 мең сумга җитә.
1969 елда исә В.А.Соснов директор булып эшләгән вакытта заводта ипи цехы ачыла һәм или, ипи-булка әйберләре, клиндер җитештерелә башлый.
Бүгенге көндә заводта 4 цех эшләп килә. Бу алкогольсез эчемлекләр, макарон, ипи, кондитер әйберләре. Өстәмә рәвештә консервалау бүлеге дә эшли. Продукция ассортименты ел саен арта. Мисалга, макарон бүлегендә 10 төрле әйбер җитештерелә. Алкогольсез эчемлекләр җитештерү бүлегендә лимонадтан кала, куас һәм башка эчемлекләр җитештерелә. Консервлау бүлеге консервланган ассорти, кыяр, солянка һ.б. продукцияләр тәкъдим итә.
Һәр цехта предприятие начальнигы Шугаев Иван Николаев берләштергән аерым мохит хөкем сөрә. Аның тырышлыгы предприятиегә уңыш китерә. Ипи, ипи-булка әйберләре аена 50 тоннадан артык җитештерелә һәм бу сан акрынлап булса да арта бара. Бары тик ике-ипи һәм кондитер цехларын гына алыйк-монда 35 төрдән артык продукция җитештерелә.
«Продовольственное предприятие» ООО да нигездә өлкән яшьтәге эшчеләр хезмәт куя. Биредә Советлар Союзы чорыннан башлап эшләүчеләр дә бар. Алар арасында Г.Хәлилова, ипи пешерү цехы эшчесе Х.Галлямова, мастерлар Е.Толкина, Е.Архипова, Г.Якушкина, Р.Мельникова, хисапчы В.Ефимова һ.б. иң тәҗрибәлеләре.
Бер сүз белән әйткәндә, предприятиенең казанышлары бар һәм уңышлар моның белән генә чикләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев