Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга, кече медицина персоналына кешеләр үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышандыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Ак халат ияләре үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы...

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә.


Табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга, кече медицина персоналына кешеләр үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышандыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Ак халат ияләре үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләләр. Алар пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, тормышка кабат кайтырга булышалар. Армый-талмый хезмәт куйганнары өчен барлык медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иясе килә.
Ак халатлы һөнәр ияләре үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән Аксубай районының киләчәгенә уңышлы нигез салалар. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев