Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Лаеклы бүләк

Яңа елның беренче көннәрендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре "Аксубайсервис" ООО директоры Анатолий Савиновка "Агрохимия хезмәте өлкәсендәге хезмәтләре өчен" медале тапшырылды. Анатолий Афанасьевич озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйды. Кайда гына эшләсә дә, ул җитәкләгән авыл хуҗалыгы формированиеләре һәрвакыт алдынгылар сафында булды. 2007 елда ул бөлгенлеккә төшкән "Аксубайхимсервис" ОООны җитәкли...

Яңа елның беренче көннәрендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре "Аксубайсервис" ООО директоры Анатолий Савиновка "Агрохимия хезмәте өлкәсендәге хезмәтләре өчен" медале тапшырылды.


Анатолий Афанасьевич озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйды. Кайда гына эшләсә дә, ул җитәкләгән авыл хуҗалыгы формированиеләре һәрвакыт алдынгылар сафында булды.
2007 елда ул бөлгенлеккә төшкән "Аксубайхимсервис" ОООны җитәкли башлады. Ул вакытта химия хезмәтенең бурычы зур иде. Анатолий Савинов әлеге предприятиене дә кыска вакыт эчендә алдынгылар сафына күтәрде. Бүгенге көндә "Аксубайсервис" ОООның бурычы юк, хезмәт хакы вакытында бирелә, монда югары квалификациягә ия кадрлар хезмәт куя. Әлбәттә инде, моны эшләве җиңел булмый. Дүрт ел элек кенә аны барысыннан да ваз кичкән, бер елга якын диярлек хезмәт хакы алмаган коллектив каршы ала. Предприятиедә туфракны әчетү өчен материал ташырлык бернинди техника калмаган, хәрәкәт итүгә сәләтле бар нәрсә сатылып беткән була. Ә бу аз да түгел, күп тә түгел 33 берәмлек техника. Яңа җитәкче "Татагрохим" аша шуның яртысын сатып алуга ирешә. Нәтиҗәдә биш КамАЗ машинасыннан торган отряд туплана. Эшне җайга салып алып бару сәбәпле, алар бүген дә "Татагрохим" бүлеп биргән средствоны ике тапкырга азрак сарыф иткән тагылмалар белән тулы көчкә эшлиләр.
Ә "Аксубайсервис" итеп үзгәртелгән предприятие өчен районда эш кыры җитәрлек.
Өч елдан исә "Аксубайсервис"ның җитештерү нәтиҗәлелеге өч тапкырга артты һәм материаль-техник база белән кеше ресурслары да төгәл шул күләмдә кыскарды, икенче төрле әйткәндә, бер кеше элек өч кеше башкарган күләмдә эш башкара. Производствоны тотрыклы итү өчен генә булса да акча да пәйда була башлады.
Бүгенге көндә зур булмаган, әмма зур җаваплылык тоеп эшләгән коллектив предприятие язмышы өчен җан атып хезмәт куя.
Менә шуның өчен дә җитәкченең үзенә бирелгән бүләкне уртак дип санавы гаҗәп түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев