Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Коткаручыларны хөрмәтләделәр

Узып баручы елның соңгы көнендә Аксубай коткару хезмәте вәкилләрен хөрмәтләделәр. Яшьләр үзәгенең актлар залында бу көнне гадәттән тыш хәлләр, юл фаҗигасе һәлакәте килеп чыкканда, янгын вакытында кешеләргә тиз арада ярдәмгә килүчеләр җыелды. Әйтергә кирәк, алар үзләре әлеге хезмәтләрен көндәлек эш итеп саныйлар. -Сезнең хезмәтегез чыннан да мактауга лаеклы хезмәт. Сезнең...

Узып баручы елның соңгы көнендә Аксубай коткару хезмәте вәкилләрен хөрмәтләделәр.


Яшьләр үзәгенең актлар залында бу көнне гадәттән тыш хәлләр, юл фаҗигасе һәлакәте килеп чыкканда, янгын вакытында кешеләргә тиз арада ярдәмгә килүчеләр җыелды. Әйтергә кирәк, алар үзләре әлеге хезмәтләрен көндәлек эш итеп саныйлар.
-Сезнең хезмәтегез чыннан да мактауга лаеклы хезмәт. Сезнең эшегез янгын сүндерүгә генә кайтып калмый, бәхетсезлек очрагында югалтулар булмасын өчен дә күп көч куясыз. Глонасс системасын кертү белән, эшегез тагын да нәтиҗәлерәк булыр, - дип билгеләп үтте коткаручыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Гилманов.
Коллегаларын тәбрик итеп, эчке эшләр бүлеге подполковнигы, районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов: без бу авыр, куркыныч һөнәрне сайлаганбыз һәм шуның белән бергә материаль байлыкларны, кешеләр гомерен саклап калу өчен тырыш хезмәт куябыз. Моның белән горурланырга кирәк, - дип билгеләп үтте ул.

Ул саннар һәм фактларга таянып, узган елга йомгак ясады. Һөнәри бәйрәмнәре көнне иң яхшы коткаручылар Россия һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм район башлыгы тарафыннан билгеләп үтелделәр.Россия МЧСның Маршал Чуйков медале белән Минәсхать Баһаветдинов бүләкләнде. Татарстан МЧСыннан кыйммәтле бүләк - фотоаппарат Илнар Фәхретдиновка тапшырылды. Камил Гилманов коткаручыларга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Коткаручылар эш урынындагы кебек сәхнәдә дә үзләрен тыйнак тоттылар. Тантаналы тәбрикләү чарасыннан соң ук алар җитәкче тарафыннан чираттагы нәрәтне алдылар: берәүләргә эшләрен дәвам итәргә, икенчеләренә өйдә дежурлык кабул итәргә кушылды, бары тик берсенә генә - иртәгәсе эш көне алдыннан ял сәгате бирелде. Бергәләп фотога төшәр өчен генә алар берничә минутларын сарыф итәргә ризалык бирделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев