Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Костюм – уңышның яртысы

Район Мәдәният йортының тегү бүлмәсендә иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Монда өч тегүче-Людмила Докторова, Тамара Ливеркина һәм Галина Мясникова хезмәт куя. Аларга әлеге эштә ДШИ костюмеры Руфия Мостафина ярдәм итә. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Тегүче җаваплы, түзем, пөхтә, уйлап табу сәләтенә ия булырга тиеш. Иң мөһиме, аларның эше...

Район Мәдәният йортының тегү бүлмәсендә иртәдән кичкә кадәр эш кайный.


Монда өч тегүче-Людмила Докторова, Тамара Ливеркина һәм Галина Мясникова хезмәт куя. Аларга әлеге эштә ДШИ костюмеры Руфия Мостафина ярдәм итә. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Тегүче җаваплы, түзем, пөхтә, уйлап табу сәләтенә ия булырга тиеш. Иң мөһиме, аларның эше төгәлсезлекләрне кичерми, чөнки кире сүтеп тегү өчен аларның вакытлары юк. Ел дәвамында алар районның барлык артистлары өчен бәйрәмнәргә, төрле чараларга өч йөзгә якын костюм тегәләр.
Район Мәдәният йорты начальнигы да, башка мәдәният хезмәткәрләре дә тегүчеләр турында бары мактау сүзләре генә әйтәләр, ә алар моңа чынлап та лаек.
-Алар тырышлыгы белән без костюмнар тегүгә киткән чыгымнарны экономиялибез. «Созвездия-Йолдызлык» конкурсында катнашучылар, биючеләр, солистлар, вокалчылар, пианистлар өчен һәр елны йөздән артык костюм тексәләр, илледән артык костюмны кире сүтеп тегәләр. Моннан тыш, район күләмендә үткән бәйрәмнәр, башка истәлекле даталар һәм вакыйгалар өчен дә костюмнарны сәхнәгә чыкканда китереп кулларыбызга тапшыралар. Теләсә нинди бәйрәмнең уңышлы килеп чыгуы-ул яртылаш костюмнарга бәйле,-дип сөйли ДШИ директоры Галина Сруртдинова.-Димәк, соңгы елларда безнең укучыларыбыз яулаган уңышларда тегүчеләребезнең дә хезмәт өлеше зур. Аларга югары осталыклары һәм тырышлыклары өчен зур рәхмәт. Кирәк булганда, бигрәк тә җаваплы республика һәм зона конкурсларында алар иртәдән кичкә кадәр тырышып хезмәт куялар.
Быел «Калина» фольклор коллективына да костюмнар тегеп кигезделәр, ә «Веретынышко» ансамблендә чыгыш ясаучылар өчен 30 костюм тектеләр. Түбән Баландалылар аларга чиксез рәхмәтле. Чөнки милли бизәкләрнең һәр төре аерым үзенчәлеккә ия. Тегүчеләр барысын да белеп, профессиональ һәм зәвык белән эшләгәннәр.
-Кайвакытта алар ярты сүздән аңлыйлар,-дип сөйли Түбән Баланда авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ольга Копанева.-Алар беркайчан да булдыра алмыйбыз димиләр, безнең барлык теләкләребезне дә тормышка ашыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев