Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Көнен төнен сакта

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ринас Юнысов җитәкчелегендәге Аксубай районының үзәкләштерелгән сак пункты (ҮСП) объектларны саклау, урлауларны булдырмау, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачу функцияләрен башкара. Пункт сагында 128 район объекты тора, шул исәптән кибетләр, социаль-мәдәни биналар, банклар. Һәркөнне бу объектларны диспетчерлар Надежда Трофимова, Маргарита Зайцева, Нина...

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Ринас Юнысов җитәкчелегендәге Аксубай районының үзәкләштерелгән сак пункты (ҮСП) объектларны саклау, урлауларны булдырмау, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачу функцияләрен башкара. Пункт сагында 128 район объекты тора, шул исәптән кибетләр, социаль-мәдәни биналар, банклар. Һәркөнне бу объектларны диспетчерлар Надежда Трофимова, Маргарита Зайцева, Нина Чурбанова, Надежда Матвеева, Ирина Горбатова сак астына алалар. Пунктның төп эше тулаем алганда турыдан-туры электромонтер Виталий Низамаевтан тора - ул бөтен сак пунктының өзлексез эшләвен тәэмин итә. Сак сигнализациясе эшләп җибәрсә, алар мәгълүматларны төркемнең өлкән вазыйфадагы кешеләренә - Николай Анищенко, Айдар Гатин, Линар Даутов, Александр Семеновка хәбәр итәләр.

Хокук бозучыларны кулга алуда шоферлар Дмитрий Кульков, Риназ Хатыпов, Илнетизәр Нурхамәтов, Рамил Садыковның оператив эш итүе мөһим роль уйный.
Әйтергә кирәк, төркемнең төп бурычына чакырылган урыннарга бару гына түгел, шулай ук бистәне саклау да керә - агымдагы елның тугыз аенда үзәкләштерелгән сак пункты тарафыннан 12 җинаять эше ачылган, административ хокук бозулар буенча 600гә якын беркетмә төзелгән, шул исәптән тынычлыкны, тәртип, паспорт режимын бозулар, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту һ. б. Моннан тыш ҮСП быел Аксубайда рейд вакытында 2,5 килограммлы наркотик матдә сатучы төркемне кулга алган. Шуңа өстәп, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре - төрле рейдлар һәм күләмле чаралар үткәргәндә полиция хезмәткәрләренең беренче ярдәмчеләре. Без район Советы бинасындагы сигнал төймәсенең эшләп җибәрүе сәбәпле, автоматлар аскан, бронежилетлар кигән сак хезмәткәрләренең бирегә йөгереп килүләренең шаһиты булдык. Әйтергә кирәк, чакыруның ялган булуына аларда бернинди аптырау да, авырсыну да булмады, моны җитәкчелек оештырган иде.

- Бу бары тик өйрәнүләр генә, - дип тынычландырды безне ҮСП җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Сөләйманов. - Мондый чараларны без план нигезендә үзебезнең хезмәткәрләрнең ни дәрәҗәдә оператив булуларын тикшерү өчен үткәрәбез. Өйрәнгәндә авыр булса да, сугышта җиңел була, диләр бит. Гомумән, аның сүзләренә караганда үзәкләштерелгән сак пункты коллективы - бердәм, тәҗрибәле, монда үз һөнәрен яхшы белгән һәм вазыйфаи таләпләрне төгәл башкаручылар эшли. Шулай итеп, район йоклаганда, аның тынычлыгын тәүлек дәвамында погонлы кешеләр саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев