Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Китаплар энтузиасты

Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап район китапханәсенә эшкә килгән Нина Лизунова 34 ел эшләү дәверендә китапханәнең барлык бүлекләрендә дә эшләргә өлгерә. Ә соңгы унбиш елда Нина Степановна китапларны комплектлау һәм эшкәртү бүлеген җитәкли. Хезмәттәшләре әйтүенчә, һөнәри осталарга хас булган тыйнаклык белән ул әдәбиятны туплау, китапханә фондының исәбен алып бару, басмаларны...

Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап район китапханәсенә эшкә килгән Нина Лизунова 34 ел эшләү дәверендә китапханәнең барлык бүлекләрендә дә эшләргә өлгерә.


Ә соңгы унбиш елда Нина Степановна китапларны комплектлау һәм эшкәртү бүлеген җитәкли. Хезмәттәшләре әйтүенчә, һөнәри осталарга хас булган тыйнаклык белән ул әдәбиятны туплау, китапханә фондының исәбен алып бару, басмаларны саклау буенча эш алып бара. Бүлек мөдире буларак, аңа шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан эш урынында хезмәт иминлеген саклауны контрольдә тоту эше дә йөкләнгән.
Китапларның кадерен белүче һәм үз эшенә бар күңелен биреп эшләүче Нина Степановна авыл китапханәчеләренә дә зур ярдәм күрсәтә. Белгеч буларак ул нинди китапны кайсы китапханәгә җибәрергә икәнен алдан ук белеп тора.
Нина Степановнаның әлеге һөнәрне сайлауына гаҗәпләнергә түгел, китаплар ярату аңа унбиш ел буена район китапханәсен җитәкләгән әнисе Анна Егоровна Рябовадан күчкән.
Китапханәче эше җиңел диючеләр ялгышалар, чөнки бу күп көч, түземлелек таләп иткән җентекле эш. Моның шулай икәнлеген Нина Лизунованың балалары бик яхшы белә, чөнки аларның әниләре һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән. Аның эшкә тугрылыгы алар өчен үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нина Лизунова Китапханә