Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Киеренке хезмәт һәм дипломатия

Иртәгә Россия Салым хезмәте оешуга 25 ел тула. Аксубай районы Россия ФНС МРИның Татарстан Республикасы буенча 12 нче салым инспекциясенә керә. Халыкка, предприятиеләргә, оешмаларга һәм ведомстволарга ике хезмәткәр - баш дәүләт салым инспекторы Денис Миронкин һәм өлкән дәүләт инспекторы Ландыш Срурова хезмәт күрсәтә. Бәйрәм алдыннан без Денис Миронкин белән, салым...

Иртәгә Россия Салым хезмәте оешуга 25 ел тула.

Аксубай районы Россия ФНС МРИның Татарстан Республикасы буенча 12 нче салым инспекциясенә керә. Халыкка, предприятиеләргә, оешмаларга һәм ведомстволарга ике хезмәткәр - баш дәүләт салым инспекторы Денис Миронкин һәм өлкән дәүләт инспекторы Ландыш Срурова хезмәт күрсәтә.
Бәйрәм алдыннан без Денис Миронкин белән, салым хезмәткәренең эш көне ничек үтүе, аларның эшендәге уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләштек.
- Салым инспекторының гадәти эш көне ничек үтә?
- Кайчан ничек. Һәр көнне безгә 30 дан алып 60 ка кадәр кеше килә. Болар физик һәм юридик затлар. Без салым түләүчеләргә мәгълүмат бирәбез, салым отчетын төзүдә ярдәм итәбез, киңәшләр бирәбез. Халыкның күбрәк өлешенә ярдәм күрсәтү йөзеннән, без даими рәвештә Ачык ишекләр көннәре үткәрәбез, анда гамәлдәге салымнар һәм җыемнар, салым канунындагы үзгәрешләр, салым һәм җыемнар түләү һәм күчерү тәртибе, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм вазыйфалары, салым декларацияләрен төзү кагыйдәләре турында сөйлибез. Шулай ук без төрле дәрәҗәдәге исәп-хисап утырышларында, өйрәнү семинарларында һ.б. катнашабыз.
- Салым инспекторы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Һәрбер һөнәргә хас булганча, аның да уңай һәм тискәре яклары бардыр.
-Беренчедән, салым хезмәткәре интеллектуал булырга, салым Кодексын, гражданнар хокукын, Административ Кодексны, Конституцияне яхшы белергә, гомумән, юрист белеменә ия булырга тиеш. Моңа өстәп, хисапчы эшен дә әйбәт белү зарур. Инспектор кешеләр белән даими аралашканга, аның яхшы психолог һәм әңгәмәдәш булуы да мөһим.
Каршылыклы якларга килгәндә, хисап тоту вакытын һәм, тикшерү белән шөгыльләнүче башка органнарга хас булганча, кешеләрнең салым хезмәткәрләренә карата тискәре мөнәсәбәтләрен билгеләп үтәсе килә. Тик шулай да, уңай яклар күбрәк. Салым органнарында эшләү күпкырлы. Һәрдаим кешеләр, аларның төрле тормыш хәлләре белән танышасың. Бездә бердәм, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган коллектив эшли.
ФНС МРИның ТР буенча 12 нче инспекциясенә җиде - Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Спас, Әлки, Алексеевск районнары керә. Һәр районда - икешәр, Нурлат шәһәрендә өч хезмәткәр эшли. Үзәк офис Чистайда урнашкан.
-Егерме биш ел дәверендә салым органнары нинди үзгәртеп коруларга дучар булды?
-Туксанынчы елларда салым системасы үз эшенә 40тан артык салым төрен алган булса, хәзер - 15не генә. Салым органнарының структурасы камилләште. Мәсәлән, республикада 64 инспекция эшләгән булса, бүген - 17 генә.
Салым органнарының материаль базасы да ныгыды. Хезмәткәрләр өчен заманча компьютерлар, элемтә чаралары һәм документларны бастыру өчен җиһазлар белән тулыландырылган автоматлаштырылган эш урыннары булдырылды, салым органнарының электрон мәгълүматлар базасы бар.
-Аксубай районында салым җыю эше ничек бара?
-Узган еллар белән чагыштырганда, хәл уңай якка үзгәрде. Моның сәбәбе - физик затлар салым түләүгә җавапчыл карый башладылар. Ул гына да түгел, түләү процессы да гадиләштерелде. Салымнарны он-лайн түләү ("Салым түләүченең шәхси кабинеты аша"), дәүләт хезмәтләре һәм банк терминаллары нәтиҗәле эшли. Ольга Сетрова җитәкчелегендәге финанс-бюджет палатасының ярдәме сизелә. Без салым түләүләре срогын өзмәүне профилактикалау максатларында бергәләп семинарлар һәм киңәшмәләр үткәрәбез. Шулай ук, хезмәткәрләре җир һәм милеккә салынган салымнарны җыю буенча адреслы эш алып барган советлар һәм җирле башкарма комтетларга рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев