Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Киң күңелле тәрбияче

«Елочка» балалар бакчасы тәрбиячесе ВалентинаПескареваның педагоглык стажы 25 ел. -Тәҗрибәле педагог, үз һөнәренә тугры иҗади шәхес,-дип тасвирлый аны балалар бакчасы мөдире Гүзәл Хикмәтова. -Таләпчән, киң күңелле, гадел, ихлас, ярдәмчел,-диләр аның турында биредә тәрбияләнүче балаларның ата-аналары. -Бөтен педагоглар да шундый инде,-дип тыйнак елмая ул. Валентина Пескарева менә ике дистәдән артык ел...

«Елочка» балалар бакчасы тәрбиячесе ВалентинаПескареваның педагоглык стажы 25 ел.


-Тәҗрибәле педагог, үз һөнәренә тугры иҗади шәхес,-дип тасвирлый аны балалар бакчасы мөдире Гүзәл Хикмәтова.
-Таләпчән, киң күңелле, гадел, ихлас, ярдәмчел,-диләр аның турында биредә тәрбияләнүче балаларның ата-аналары.
-Бөтен педагоглар да шундый инде,-дип тыйнак елмая ул. Валентина Пескарева менә ике дистәдән артык ел дәвамында төрле яшь төркеменә йөрүче бер яшьтән алып дүрт яшькәчә балаларга тәрбия бирә. Тәрбияче булудан тыш, ул аларның икенче әниләре дә. Ә бу - балаларга тәрбия биреп кенә калмыйча, яңа гына әнисе күкрәгеннән аерылган сабыйларны беренче тормыш осталыкларына һәм гигиена таләпләренә өйрәтүче тәрбияче өчен югары бүләк.
-Кайчандыр хикмәтле башваткычны чишкәндә миңа «бер арба бала булачак» дигән сүзтезмә туры килде һәм ул шулай булды да,-дип елмая Валентина. -Язмыш кушуы буенча ике ел башка һөнәр буенча эшләргә туры килгәч тә, барыбер балаларга әйләнеп кайтачакмын дигән уй башымнан чыкмады.
Шулай килеп чыга инде, Валентина Васильевнага мәктәп эскәмиясеннән балалар тәрбияләргә туры килә. Педагоглар яшь Валя Рябованың шефлыкка алынган балалар белән бик тиз уртак тел табуына игътибар бирәләр.
Ә һөнәр сайлау вакыты җиткәндә, мәктәпкә Чистай педучилищесы вәкиле килгәч, класс җитәкчесе аның белән үзенең күзәтүләре белән уртаклаша һәм һөнәр сайлау мәсьәләсе шунда ук хәл ителә.
-Валентина Пескареваның беренче квалификацион категорияле педагог булуы, хезмәте өчен күп төрле бүләкләргә-яшь буынга тәрбия бирү эшендә фидакарь хезмәт куйганы өчен район мәгариф бүлеге исеменнән Мактау грамотасына ия булуы, районның әйдәп баручы тәрбиячеләренең берсе булып торуы, «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы призеры булуы аның педагогик эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә уңышлы булуы турында сөйли. Шуңа өстәп Валентина Васильевна-улы Евгенийга лаеклы тәрбия биргән яраткан әни дә. Үзвакытында Евгений мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый, спортта да уңышларга ирешә. Юридик белем алып бүгенге көндә үзенең белгечлеге буенча Нурлат шәһәрендә эшли.
-Үземне бәхетле саныйм,-ди Валентина Васильевна, -бәхетне һәм байлыкны акчага салып кына исәпләп булмый-ул күңел көрлеге. Аның очкынлы күзләре, тормышка позитив карашы моңа дәлил булып тора да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев