Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Кешеләргә авыр чакта ярдәм итәләр

«Ягымлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ачылганга унбиш ел тулды. Социаль хезмәт күрсәтү - иң җаваплы өлкәләрнең берсе. Тормыш сукмакларында кыен хәлләрдә калган, сәламәтлеге какшау аркасында ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү - һәрбер җәмгыятьнең изге бурычы. Әлеге учреждение шушы изге миссиясен тиешле дәрәҗәдә үтәп килә. «Ягымлылык» үзәге хезмәткәрләре изге...

«Ягымлылык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ачылганга унбиш ел тулды. Социаль хезмәт күрсәтү - иң җаваплы өлкәләрнең берсе.


Тормыш сукмакларында кыен хәлләрдә калган, сәламәтлеге какшау аркасында ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү - һәрбер җәмгыятьнең изге бурычы. Әлеге учреждение шушы изге миссиясен тиешле дәрәҗәдә үтәп килә.
«Ягымлылык» үзәге хезмәткәрләре изге күңелле кешеләр, алар өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә карата күңел җылысын бер дә кызганмыйлар.

Унбиш еллык эш дәверендә социаль хезмәт күрсәтү үзәге бай тәҗрибә туплаган һәм бүген ул Аксубайда гына түгел, күрше район халкы арасында да бик популяр.
-Безгә күрше Чирмешән, Нурлат районнарыннан мөрәҗәгать итәләр, - дип сөйләде ЦСОН директоры Рузилә Бәширова. - Барлык күрсәткечләр буенча да без республикада иң яхшы унлыкка керәбез.

Моның турында халык арасында таралган абруй да сөйли.
Эшли башлавына дистәдән артык ел гына булса да, оешма бик күп үзгәрешләр кичерде. 2001 нче елда социаль хезмәт күрсәтү үзәге элеккеге «Байрак» шифаханәсе бинасында урнашкан иде. Директор булып Шәрифулла Гобәйдуллин торды. Ел ярымнан соң алар почта бүлекчәсендә арендага бүлмә алалар. Шушы кысан гына урында да алар гражданнарны кабул итәләр һәм төрле чаралар уздыралар.

2006 нчы елда оешма кунакханәнең иркен бинасына күчә, директор да үзгәрә - Рузилә Бәширова шушы зур җаваплылыкны үз өстенә ала. Директор белән берлектә коллектив җиң сызганып ремонтка тотына.
Бүген ЦСОН да 3 бүлек эшли. Өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеген Ольга Миронкина җитәкли. 46 социаль һәм 3 медицина хезмәткәре райондагы өлкән яшьтәге һәм ялгыз гражданнарга хезмәт күрсәтә. Һәрберсенең карамагында 6 дан алып 10 га кадәр кеше.

-Атнаның биш көнендә безнең хезмәткәрләребез социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтәләр, - дип сөйләде бүлек җитәкчесе Ольга Миронкина. - Хезмәткәрләребез - Валентина Белякова, Ландыш Салахова, Илсөяр Төхватуллина, Любовь Буинская, Татьяна Герасимова, Нина Давыдова, Татьяна Аржанова, Надеҗда Кистенева турында һәрчак җылы сүзләр әйтәләр. Бер торак пункттагы хезмәткәрләр кайвакыт зур күләме эшләрне бергә җыелып башкаралар. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен кызыксынулары буенча төрле түгәрәкләр оештыралар. Саврушта, мәсәлән, «Селяночка», Мюдта - «Надежда», Кече Сөнчәледә «Сударушка» түгәрәкләре эшләп килә. Өлкәннәр анда аралашалар, төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр.

Социаль хезмәткәрләр - җирле үзидарә башлыкларының беренче ярдәмчеләре. Территорияне җыештыру һәм төзекләндерү, зиратларны тәртипкә китерү, яфрак азыгы әзерләү дисеңме, алар бөтен җирдә дә өлгерәләр.
Татьяна Семенова җитәкләгән гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, инвалид балаларга психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтә. Караучысыз калган балалар белән профилактик эш алып бару - иң мөһим һәм изге бурычларның берсе булып тора. Балаларның җәйге ялын оештыру өчен дә нәкъ менә шушы бүлек хезмәткәрләре җаваплы. Яшүсмерләрнең үз-үзенә кул салуын булдырмау буенча да җитди эш алып барыла. Әлеге бүлек яшүсмерләргә тест уздыру өчен компьютер җиһазына грант отты. Ел саен БДИ, ГИА алдыннан психологлар балалар, ата-аналар белән әңгәмәләр оештыралар.

Социаль-реабилитация бүлеген Елена Охотникова җитәкли. Унбиш ел эчендә биредә Аксубай һәм күрше районнардан сигез меңгә якын кеше реабилитация үткән. Биредә пенсия яшендә һәм үз-үзен карарлык булган кешеләрне дәвалыйлар. Ольга Воронина, Наталья Хәйруллина , шәфкать туташы Зөлфия Гафиятова бүлектә ун елдан артык эшлиләр. Шәфкать туташы Рәзилә Шәязданованы дәвалаучылар һәм җитәкчелек һәрчак мактап телгә ала.

Баш бухгалтер Ирина Ильденеева биредә үзәк оешканнан бирле эшли.
-Безнең үзәк кешеләрне сәламәтләндерү юнәлешендә эшли, мин дә үз чиратымда хезмәткәрләремә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, - диде директор Рузилә Бәширова. -«Ягымлылык» үзәге киләчәктә яңа бүлекләр белән тулылансын, зур уңышларга ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев