Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Кешеләр ихтыяҗын кайгыртып

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бәйрәм алдыннан без Аксубай урман хуҗалыгы бүлегендә булып, бүгенге урман хезмәткәрләренең нинди эш-мәшәкатьләр белән яшәвен, һөнәри бәйрәмне нинди кәеф белән каршы алулары турында белештек. -Урман хезмәткәрләре коллективы һөнәри бәйрәмне лаеклы каршылый, - дип белдерде...

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.


Бу урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бәйрәм алдыннан без Аксубай урман хуҗалыгы бүлегендә булып, бүгенге урман хезмәткәрләренең нинди эш-мәшәкатьләр белән яшәвен, һөнәри бәйрәмне нинди кәеф белән каршы алулары турында белештек.

-Урман хезмәткәрләре коллективы һөнәри бәйрәмне лаеклы каршылый, - дип белдерде «Аксубай урман хуҗалыгы» ГКУ җитәкче-урманчы Рөстәм Гатин. - Безнең эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да күрсәткечләребез яхшы...

Урман хезмәткәрләре тармак өчен авыр вакытларда үз һөнәрләренә тугры калып, эшне оста алып баруларын бер генә тапкыр исбатламадылар.

Аксубай урман хуҗалыгы урманны тәрбияләү, кисү бурычларын тулы күләмдә үти, урманнарны торгызу, саклау чаралары үткәрә.

Табигать климат үзгәрешләренә уяу тәэсир итә. Соңгы елларда күзәтелгән аномаль эсселек куакларның коруына китерде. Әмма урманчылар әлеге проблемага практик яктан карыйлар. Коры-сары, чыбык-чабык та башка агач материаллары кебек, сату өчен чимал булып тора. Кискән агачлардан арындырылган мәйдан яшь үсентеләр утырту өчен әзерләнә.

Урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек эшенә биргән төп бәяләмәсенең берсе - Алабуга урман эшкәртү заводына үзагач тәкъдим итү планын үтәү. Аксубайлылар әлеге предприятиегә алга таба эшкәртү өчен елына 9,2 мең куб.метр түбән сортлы үзагач озаталар. Республика буенча утыз бер урман хуҗалыгының бары тик җидесе генә, шул исәптән «Аксубай урман хуҗалыгы» ГКУ да әлеге планны уңышлы үтәп килә.

Урман хәзерләүгә барлык өч участок урман хуҗалыгы һәм Геннадий Артамонов җитәкләгән "Аксулес" ГБУ үзәк базасы җәлеп ителгән. Урман кисүдә үз хезмәткәрләре дә, килешү буенча эшләүчеләр дә катнаша. Урманчылык җитәкчесе манипуляторлар белән җиһазланган КамАЗ шоферлары Сергей Удиряков һәм Сергей Демьяновның, шулай ук урман хәзерләүче бертуган Макаровларның, бригаданы җитәкләүче Анатолий Макаровның уртак эшкә үзләреннән зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Аларның эш графигы тыгыз, ялларсыз диярлек эшлиләр. Транспорт компаниясенең урман ташу машиналары чимал артыннан теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин. Шул рәвешле әлеге җиңел булмаган эш уртак көч белән башкарыла. Алабуга заводы кебек даими клиентның булуы тотрыклы финанс мөмкинлеге бирә.

Тармакның өстенлекле бурычларының берсе - урманнарны торгызу. Бүген районда кар саклагыч урман полосалары утыртылмаган юллар бөтенләй юк. Урман хезмәткәрләре көче белән эрозиягә каршы үсентеләр утыртыла. Быелгы язда район территориясендә 27 гектардан артык яңа урманнар булдырылды. Берничә елдан соң нарат, чыршы, имән агачлары сафы калкып чыгачак.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән район үзәге, торак пунктлар йөзе дә үзгәрә. Участок урманчылыклары питомникларында үстерелгән күпме яшь чыршы, миләш агачлары Аксубай үзәген бизәп тора! Язын һәм көзен агач утырту көннәре оештырыла. Быелгысы елда урман питомниклары Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарына 70 мең сумнан артыкка төрле агач үсентеләре саттылар.

Безнең урманчылар үсенте үстерүдә алдынгы фәнни технологияне кулланып эш итәләр. Соңгы вакытта утырту материалыннан ябык тамыр системасы буенча файдалану гамәлгә кертелә, бу югары сакланышка ирешү мөмкинлеге бирә.

-Участок урман хуҗалыклары уртак эшкә үзләреннән зур өлеш кертәләр, - дип сөйли Рөстәм Минәсхатович. - Чабаксар участок урманчылыгы лесничие Николай Горбунов зур тәҗрибәгә ия, үз эшенең чын остасы. Алексей Данилов һәм Илдар Хәмидуллин җитәкләгән Аксубай, Ибрай участок урман хуҗалыгы коллективлары да рәхмәт сүзләренә лаек. Алар Аксубай урманчылыгы оештырган барлык чараларда, акцияләрдә дә катнашалар.

-Теләсә кайсы эшнең уңышы, барыннан да элек, аны башкаручы кешеләргә бәйле, - дип сүзен дәвам итә урман хуҗалыгы җитәкчесе. - Ә бездә үз эшләренә тугры кешеләр хезмәт куя. Безнең коллективта уртача хезмәт стажы 20-30 ел. Мисалга, җитәкче урынбасары Юрий Сазоновның хезмәт стажы кырык елдан артып китә... Һөнәри бәйрәм алдыннан тармак ветераннары, лаеклы урманчылар Мастриковлар, Ильмухиннар династиясен рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Әлеге ару-талу белмәс хезмәткәрләр тырышлыгы белән безнең урманнарыбыз яңара, чистара, табигать ямьләнә, туган төбәкнең экологиясе яхшыра. Ә бу - кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен имин мохит булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев