Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Кешеләр өчен эшлиләр

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге күпчелек күрсәткечләр буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарның берсен алып тора. Аксубай районындагы ПФР Идарәсе пенсияләр билгеләү һәм түләү буенча үз алдына куелган бурычларны уңышлы үти. Бүгенге көндә районда әлеге идарәдә пенсия алучы 9150 дән артык кеше исәптә тора. Аларга пенсия фондының 23 белгече хезмәт күрсәтә....

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге күпчелек күрсәткечләр буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарның берсен алып тора. Аксубай районындагы ПФР Идарәсе пенсияләр билгеләү һәм түләү буенча үз алдына куелган бурычларны уңышлы үти.


Бүгенге көндә районда әлеге идарәдә пенсия алучы 9150 дән артык кеше исәптә тора. Аларга пенсия фондының 23 белгече хезмәт күрсәтә. Монда эш һәр гражданин пенсияне график буенча үзвакытында алырлык итеп җайга салынган. Ә бу пенсионер өчен зур билгеләнешкә ия.
Шул көннәрдә ПФ коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте, иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләнде.
-Безнең коллектив тотрыклы оешкан. Бүлек начальниклары Алия Баталина, Минегөл Галиева, Светлана Яковлева үз бүлекләрендә эшне белеп алып баралар,-дип сөйли Идарә начальнигы Владимир Тимофеев.
Законнарның үзгәреп торуы социаль тәэминат системасында, дәүләт тарафыннан кабул ителгән яңалыклар пенсия фондыннан яңа программаларны үзвакытында һәм дөрес оештыруны таләп итә.
Гражданнар үзләренә тиешле пенсияне вакытында алсыннар өчен идарә аппараты бөтен көчен, тырышлыгын куя. Һөнәри бәйрәм белән бәйле Идарә белгечләре Наталья Гиззәтуллина һәм Надежда Панкова Татарстан ПФР бүлеге исеменнән мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Коллектив җитәкчесе шулай ук бүлек белгечләре Елена Рыбина, Татьяна Варваркина, Марина Мясникова, Татьяна Зюзина, Валентина Голованованы, кырык елдан артык хезмәт стажы булган начальник урынбасары Николай Кистеневны яхшы яктан билгеләп үтте.
Пенсия фонды системасы эшчәнлеге төгәл җайга салынган һәм ул ел да камилләшә бара. Клиентларга уңайлы булсын өчен монда барысын да эшлиләр. Агымдагы елның апреленнән түләү документлары электрон алымда тәкъдим ителә. Пенсияләрне билгеләү процедурасын гадиләштерү, тиешле документларны алу вакытын кыскарту өчен күп эшләр башкарыла. Пенсия фонды идарәсе районның барлык оешмалары белән электрон элемтәне җайга салды һәм алардан тиешле мәгълүмат алуга ирешә.
Моннан тыш, клиентлар проблемалы мәсьәләләрне республика дәрәҗәсендә хәл итә алсыннар өчен идарә аппараты пенсия системасындагы үзгәрешләргә, пенсия билгеләү һәм алуга кагылышлы федераль законнар турында халык арасында аңлату эшләре алып бара, урыннарда кабул итүләр, Республика Пенсия бүлекләре вәкилләре белән очрашулар оештырыла. Бер сүз белән әйткәндә, кешеләр һәм аларның имин картлыгы өчен барысы да эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев