Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Кайсыгызның кулы җылы

Үткән якшәмбедә районның социаль тармак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр. Бу йөздән артык кеше-халыкны социаль яклау идарәсе, районның компенсация түләүләре бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Хыял" социаль балалар йорты, Федоровка махсус интернат һәм Аксубай картлар йорты хезмәткәрләре. Беренчеләрдән булып тәбрикләүләрне, "Ягымлылык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге...

Үткән якшәмбедә районның социаль тармак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр.


Бу йөздән артык кеше-халыкны социаль яклау идарәсе, районның компенсация түләүләре бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Хыял" социаль балалар йорты, Федоровка махсус интернат һәм Аксубай картлар йорты хезмәткәрләре.

Беренчеләрдән булып тәбрикләүләрне, "Ягымлылык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рузилә Бәширова һәм әлеге үзәк хезмәткәрләре кабул итте, алар коллектив белән бәйрәмне билгеләп үтү өчен "Ташлы чокыр" чишмәсенә килделәр.
-Сез ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күңелен җылытасыз, сезнең хезмәткә бәя биреп бетергесез,- диде район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, социаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап. -Сездә дәваланган, савыгу курсы үткән кешеләрдән сезнең исемгә рәхмәт һәм мактау сүзләрен еш ишетергә туры килә.

Ул халыкка өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтүче иң яхшы социаль хезмәткәрләр-Марина Золина, Нина Давыдова, Маргарита Васильева, Елена Белова, Нина Давыдова, Маргарита Васильева, Елена Белова, Илсөяр Төхвәтуллиналарга Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Сүз уңаеннан ЦСОН бүлегендә 50 хезмәткәр эшли, алар карамагында өлкән яшьтәге 247 кеше бар. Алар өчен социаль хезмәткәр-хуҗалыкта ярдәмче генә түгел, иң якын кеше дисәң дә дөрес булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев