Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Канцеляриядә һәрвакыт тәртип

Күптән түгел МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә истәлекле вакыйга булды. МВД ветераннары бүлекнең канцелярия бүлеге мөдире Гөлсин Хәйдәр кызы Гилманованы зур хөрмәт белән лаеклы ялга озаттылар. Канцелярия мөдире хезмәте җаваплы һәм берәмтекле, чөнки бүлекнең барлык эш производствосы аның кулы аша үтә. Бу - һәр хезмәткәргә кагылышлы күп төрле документлар агымы...

Күптән түгел МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә истәлекле вакыйга булды.


МВД ветераннары бүлекнең канцелярия бүлеге мөдире Гөлсин Хәйдәр кызы Гилманованы зур хөрмәт белән лаеклы ялга озаттылар. Канцелярия мөдире хезмәте җаваплы һәм берәмтекле, чөнки бүлекнең барлык эш производствосы аның кулы аша үтә. Бу - һәр хезмәткәргә кагылышлы күп төрле документлар агымы һәм аларны тиешле инструкциягә таянып срогында үтәү.
-Гөлсин Хәйдәровна җитәкчелек иткән утыз җиде ел эчендә республиканың МВД белгечләре канцелярия эшен күп тапкыр тикшерделәр, әмма биредә әлеге еллар эчендә бер генә җитешсезлек тә, шелтә белдерү очрагы да булмады. Канцелярия ышанычлы кулларда иде һәм җаваплы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы Гөлсин Гилманова кебек белгеч хезмәт куйганда башкача мөмкин дә түгел, - дип сөйли ветеран турында МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин. - Тулаем алганда барлык бүлек эше дә аның эшен оештыруга бәйле. Бары тик үз һөнәрен чиксез яраткан кеше генә җанын-тәнен биреп хезмәт куя ала.
Мәгълүмати технологияләр үсеш алу белән Г.Гилманова компьютерны мөстәкыйль үзләштерә, аннан соң да МВД системасындагы үзгәрешләрне, электрон документлар әйләнешенә күчү кебек яңалыкларны да кыска вакыт эчендә отып ала. Бу аның һөнәри осталыгын тагын бер кат раслый. Ветеранны юбилее белән котлап, аңа чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырып, җитәкчелек Гөлсин Хәйдәровнаның тыйнак, намуслы, гади булуын, үзе белән озак еллар эшләгән кешеләргә һәм яшь хезмәткәрләргә карата бер үк дәрәҗәдә хөрмәт белән якын килүен, үз компетенциясе чикләрендә акыллы киңәшләр биреп аңлатырга тырышуын һәм аңа хас башка бик күп мөһим сыйфатларны билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев