Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Инвесторлар рәхмәте

Үткән җомга көнне 2012 ел уңышын җыеп алу барышын күзәтүгә бәйле полицейскиларга «РАЦИН» ГУП генераль директоры исеменнән Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Аксубай районы буенча МВД бүлегенә әлеге күркәм миссия белән аның иминлек, объектларны һәм милекне саклау буенча ярдәмчесе отставкадагы полковник Валерий Ганиев килде. Ул «Аксубай продовольственная корпорациясе» ООО...

Үткән җомга көнне 2012 ел уңышын җыеп алу барышын күзәтүгә бәйле полицейскиларга «РАЦИН» ГУП генераль директоры исеменнән Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.


Аксубай районы буенча МВД бүлегенә әлеге күркәм миссия белән аның иминлек, объектларны һәм милекне саклау буенча ярдәмчесе отставкадагы полковник Валерий Ганиев килде. Ул «Аксубай продовольственная корпорациясе» ООО агрофирмасында азык хәзерләү һәм уңышны җыеп алу чорында ярдәм күрсәткәннәре өчен полициянең участок уполномоченныйлары Илсур Сафиуллинны, Руслан Хөснетдиновны, уголовный розыск оперуполномоченные Илшат Хафизовны Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләде. Ул полиция хезмәткәрләренә шәхсән рәхмәт белдерү өчен башкаладан махсус килгән, шулай ук кул астындагы хезмәткәрләрнең намуслы эше өчен бүлек начальнигы полковник Сәлихҗан Сафинга да рәхмәт әйтте.
-Безнең хезмәткәрләр үзләренә ышандырылган территорияләрдә җәмәгать тәртибен саклау буенча үз эшләрен генә башкардылар,-дип сөйли Сәлихҗан Сафин.-Без үзебезгә күрсәтелгән мондый игътибардан бераз каушап та калдык, әмма бу шатлыклы күренеш.
«РАЦИН» ГУП җитәкчелегенең әлеге уңайдан үз фикере дә бар иде.
-Сезнең ярдәм белән уңышның һәр бөртеге исәптә булды,-дип билгеләп үтте Валерий Кашафович.-Бүгенге көндә барлык үстерелгән уңыш амбарларга салынган- сез эш барышын күзәттегез, күз уңында тоттыгыз, кул сузарга ирек бирмәдегез, рәхмәт сезгә, дип ул һәр бүләкләнүчегә алга таба да хезмәттәшлек, үзара ярдәм итү теләген белдереп, Рәхмәт хатлары һәм акча салынган конверт тапшырды. Хәрбиләрнең биргән вәгъдәләрендә торуларын раслап, «Аксубай продовольственная корпорация» ООО территориясенә кергән Урмандеево авыл җирлегендәге торак пунктны ремонтлауда ярдәм итәргә теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев