Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Җиңел хезмәт түгел

Кичә Россиядә суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Россиядә Суд приставлары федераль хезмәте (ФССП) 1997 елда оешты һәм хәзер ул суд карарын мәҗбүри башкаруны гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт башкару власте органы булып тора. Хезмәт суд актлары, башка органнар һәм урындагы затларның актларын, шулай ук гражданнар һәм оешмаларның законлы мәнфәгатьләрен, хокукларын...

Кичә Россиядә суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


Россиядә Суд приставлары федераль хезмәте (ФССП) 1997 елда оешты һәм хәзер ул суд карарын мәҗбүри башкаруны гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт башкару власте органы булып тора. Хезмәт суд актлары, башка органнар һәм урындагы затларның актларын, шулай ук гражданнар һәм оешмаларның законлы мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм ирекләрен яклау максатларында Россия Федерациясе законнары тарафыннан каралган башка документларның төгәл һәм үзвакытында үтәлешен тәэмин итә.
ФССПның район бүлегенә нигез салуда ун елдан артык әлеге хезмәтне җитәкләгән, милициядә 20 елдан артык эшләгән, эчке эшләр ветераны, өлкән суд приставы Госман Билаловның тырышлыгы зур. Унбиш ел элек ул начальник һәм суд приставы итеп билгеләнә.
-Унбиш ел эчендә хезмәткә үзгәрешләр кичерергә туры килде, суд приставларының вәкаләтләре артты, эш оптимальләште, - дип сөйли Госман Гомәр улы. - Бүген штатта, миннән тыш тагын унике кеше хезмәт куя, аларның барысы да законга буйсынып, үз эшләрен җаваплы һәм төгәл башкаручы хезмәткәрләр. Безнең һәр көнлек эшебез бер генә - гаделлекне торгызу, суд карарлары үтәлешеннән максималь процент алу максатын үз эченә ала.
ФССП Аксубай бүлегенең хезмәт нәтиҗәләре буенча республиканың 56 бүлеге арасында унөченче урында булуына карап фикер йөрткәндә, безнең приставлар уңышлы эшлиләр. Ел башыннан алар федераль бюджет казнасына өч миллион сумга якын акча керткән - бу штрафлар, башкару җыемнары, алимент түләүләре һ.б. Аның нигезендә суд приставларының киеренке хезмәте ята - чикләнмәгән эш сәгате, суд карарларын башкару өчен районга чыгу, бурычлыларны эзләп табу һ.б. Менә шуның өчен әлеге тармакта очраклы кешеләр озак тоткарланмый. суд приставлары башкаручылары Сергей Становов, Оксана Черникова, Лариса Пайдаркинаның хезмәт стажы - җиде-сигез ел. Судларда тәртип тәэмин итүче приставлар Минсәгыйт Нуруллин, Евгений Миронкин, Галим Гобәйдуллин, Валерий Евлеев исә ун елдан артык хезмәт куялар. Күптән түгел Юрий Абросимов алар сафын тулыландырды. Өстәвенә, аларның дүртесе милиция ветераннары. Бүлекнең эш производствосын Наталья Зюзина башкара. Яшь хезмәткәрләр Гүзәл Нуруллина һәм Марина Ильгузина суд приставлары ярдәмчеләре, Рәхимҗан Мусин шофер булып эшлиләр.
Суд приставлары үз эшләрен ничек кенә җаваплы башкарсалар да, аларның эшен җиңел дип булмый. Бер яктан канәгатьсезлек белдерүче түләттерүчеләр агылса, икенче яктан явыз ният белән түләргә теләмәүчеләрне эзләп йөрергә кирәк, һәр хәлдә дә уртак тел табу таләп ителә. Ә бит алар суд карарын мәҗбүри башкаручылар гына, әмма алар адресына әйтелгән тәмсез сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шулай да бәйрәм көнендә генә булса да алар мактау сүзләре ишетсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев