Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Иң зур бүләк – кешеләр ышанычы

Күпбалалы ана һәм йөзләгән ананың кызы. Аксубай интернат-йорты директоры Роза Минеголованың хәзерге статусын шулай дип авыз тутырып әйтергә була. Унбиш ел элек бу йортның бусагасын беренче тапкыр атлап кергәндә, шунда яшәүче сукыр Петя абый танышканда аның кулыннан алып, кызым, дип эндәшә һәм: "Сизәм, син изге йөрәкле", - дип аталарча иңнәреннән...

Күпбалалы ана һәм йөзләгән ананың кызы.


Аксубай интернат-йорты директоры Роза Минеголованың хәзерге статусын шулай дип авыз тутырып әйтергә була.
Унбиш ел элек бу йортның бусагасын беренче тапкыр атлап кергәндә, шунда яшәүче сукыр Петя абый танышканда аның кулыннан алып, кызым, дип эндәшә һәм: "Сизәм, син изге йөрәкле", - дип аталарча иңнәреннән кочып ала. Ул шул чакта ук Роза Галиәхмәт кызының бүгенге көндә дә биредә яшәүче өлкән яшьтәге дүрт дистә кешегә, коллективка, әйләнә-тирәдәгеләргә җитәрлек күңел җылысын, үзенчәлекле аурасын йөрәге белән тойган.

- Мин беркайчан да монда шуның кадәр озак эшләрмен, Петя абыйны һәм 200 кешене соңгы юлга озатырмын дип уйламадым, - диде Роза Галиәхмәтовна. - Бөтен гореф-гадәтләрне башкарып, һәр милләтнең йолаларын үтәп, һәрберсен үзләре кушканча җирләдек. Әти-әнием мине бер генә мөрәҗәгатьне дә кире кагарга өйрәтмәделәр, чиста, саф күңел, намус белән яшәргә өндәделәр. Кызым, кешеләргә игелек кыл, ләкин рәхмәт сүзләре көтмә, кешеләр аңламасалар да, Аллаһы Тәгалә барыбер күрә. Үз эшеңне һәм тирә-ягыңдагы кешеләрнең хезмәтен хөрмәт ит, диделәр.

Берсе - укытучы, икенчесе продторг директоры булган әти-әнисе кызларының табиб булуын телиләр. Тугыз сыйныфны тәмамлагач, яшь кыз Буа медучилищесына укырга керә, 17 яше тулгач, Кәкре Күл авылының җирле хастаханәсенә шәфкать туташы булып эшли башлый. Үзенең остазы Мария Тимофеевна Чубакова кебек танылган табибларның тәҗрибәләрен туплый-туплый, Роза биш ел гомерен медицина өлкәсенә багышлый. Остазы кызны әлеге һөнәрнең күп серләренә төшендерә. Әлеге белем тормыш алып баруда да ярдәм итә. Кияүгә чыгып, гаиләдәге төрле сәбәпләр буенча табиб хезмәтен укытучыга алыштырырга туры килгәндә дә, бер-бер артлы өч лачынын дөньяга тудырганда да ярап куя.

Интернат-йорт директоры булып эшләүче Роза ханымның педагогик хезмәт юлы күп кешегә мәгълүм дә түгелдер, бәлки. Тик Роза Галиәхмәт кызы читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлап, Карасу мәктәбендә унбер ел физкультура дәресләре укыта. Ә соңрак алты ел сыйныфтан тыш эшләр буенча директор урынбасары булып эшли, ә аннары Трудолюбово урта мәктәбе директоры була. Мәгариф бүлегендә күпъеллык хезмәте өчен Роза Минеголованы "Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы" билгесе белән бүләклиләр.

Аның хезмәт биографиясендә башка бүләкләр дә күп, шулай ук мәгариф бүлеге методисты һәм авыл хуҗалыгы кадрлары белгече тәҗрибәсе дә җитәрлек.
- Авыл хуҗалыгында эшләүче иремне бер хуҗалыктан икенчесенә күчерү сәбәпле, яшәү урынын, шартларын алыштырырга, яңа кешеләр белән танышырга туры килде. Тормыш тәҗрибәсе миңа хәзерге вазыйфамда нык терәк булып тора, - ди Роза Галиәхмәтовна. - Бу минем өчен эш урыным булса, ә минем тәрбияләнүчеләрем өчен яшәү урыны, монда да гаиләдәге кебек уңайлы микроклиматны сакларга һәм хуҗалык мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.

Роза Галиәхмәтовна җитәкче белән зур гаилә учагын саклаучы арасындагы алтын урталыкны таба алган. Авыр булды дип әйтсә дә, ул тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы һәм сыйфатлы яшәү шартлары булдыруга ирешә. Аның җитешле хуҗалыгында Роза ханым тырышлыгы белән мунча, кер юу урыны, ашханә, административ бүлек төзелгән. Роза Минеголова җитәкчелегендә Аксубай интернат-йорты статусын алыштырып, автоном учреждениягә әверелде, медицина хезмәте күрсәтүгә лицензия, сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтүгә сертификат алды. (Татарстанда бердән-бер интернат-йорт). Роза Галиәхмәтовна социаль өлкәдә дистә ярым ел эшләп, «Социаль яклау отличнигы» билгесенә, "Татарстан Республикасы халыкны социаль яклау өлкәсенең атказанган хезмәткәре" исеменә лаек булды. Интернат-йорт ел саен төрле бәйгеләрдә катнашып, социаль грантлар ота.

- Яшермим, бүгенге көндә 15 ел элек эшләүгә караганда күпкә кыенрак. Йортыбыз һәр яктан да имин корылма булып торсын өчен кабул ителгән кануннар һәм указлардан хәбәрдар булырга документларны һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәргә кирәк, - дип сөйли директор. - Тик без коллектив белән бөтен кыенлыкларны да җиңеп чыгабыз.
Интернат-йорт директорының коридорда әбиләрне сәламләп, тәрбияләнүчеләрнең бүлмәләренә кереп, аларның сәламәтлекләрен белешкәнен зур кызыксыну белән күзәтәм. Аны картлар бик җылы каршы алалар, тагын бер кат тормыш юллары турында сөйлиләр, үзләрен соңгы юлга озатканда кемнәрне чакырырга кирәклеген искәртеп куялар. Роза Галиәхмәтовна беркемне дә игътибарыннан читтә калдырмый.

- Миңа, кызым, солдат каешы кирәк, - дип сорый шул йортта яшәүче 93 яшьлек Елизавета Еремеева. - Истәлек буларак тагып йөрер идем.
Бу мөрәҗәгатьне дә ул игътибарсыз калдырмаячак, чөнки монда аның өлкәннәргә ихтирамы зур.
Роза Галиәхмәтовнаның өендә икенче статус - ул өч егетнең әнисе, яраткан тормыш иптәше, дүрт оныгының әбисе. Шуңа карамастан, ул ике өйдә яши дияргә була. Аның юбилеен да ике гаиләдә билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев