Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Иң яхшыларга премия

Йөз мең сумлык премия аласыгыз киләме? Рәхим итегез! Моның өчен бары тик ветеринария югары уку йортында белем алып, унөч ел буена авыл хуҗалыгында хезмәт куярга, районда сайлап алу бәйгесендә, аннан соң республика ярышларында җиңү яуларга гына кирәк. "Аксу Агро"ның зоотехник-орлыкландыру белгече Марат Зәйнуллин нәкъ менә шундый юл узган. Ул безнең...

Йөз мең сумлык премия аласыгыз киләме? Рәхим итегез!
Моның өчен бары тик ветеринария югары уку йортында белем алып, унөч ел буена авыл хуҗалыгында хезмәт куярга, районда сайлап алу бәйгесендә, аннан соң республика ярышларында җиңү яуларга гына кирәк.
"Аксу Агро"ның зоотехник-орлыкландыру белгече Марат Зәйнуллин нәкъ менә шундый юл узган. Ул безнең районнан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан грант алган дүрт кешенең берсе. Авыл хуҗалыгы министрлыгы һөнәри эшчәнлекне стимуллаштыру максатларында йөз мең сумлык грант тәкъдим итә. Марат Минәсхат улы хезмәт эшчәнлеген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлауга ук башлый. Менә инде дүрт ел ул "Аксу Агро" сөт комплексында эшли.
- Марат Зәйнуллин - иң яхшы белгечләребезнең берсе, - диде комплекс җитәкчесе Равил Мусин. - Барлык көтүне яңарту эше аңа йөкләнгән, бездә 3320 баш терлек исәпләнелә. Өстәвенә, аларның саны ел саен арта бара.
- Орлыкландыру хезмәте дә шулай ук зур җаваплылык таләп итә. Монда белемеңә, көчеңә һәм тәҗрибәңә таяну белән бергә, тармакка кагылышлы барлык яңалыклар белән дә хәбәрдар булырга кирәк. Марат Минәсхәтович шулай эшли дә, яңа технологияләрне үзләштерә, буш вакыты булмауга карамастан бу турыда бәян ителгән китапларны да укырга тырыша. Ә шул көннәрдә комплекска яңа техника - ветеринария өчен кирәкле ультратавышлы сканер кайтты. Хәзер аның эше күпкә җиңеләйде. Аның ярдәмендә сыерларның орлыклануын, яралгының ничек үсүен тикшереп барырга мөмкин.
- Әлеге грант минем өчен көтелмәгән бүләк булды, - дип елмая белгеч. - Күңелдә ниндидер өмет бар иде барын, әмма бәйге күләмле иде. Ә грант акчасына хатыным белән киңәшеп, мотоблок һәм балаларны шатландыру өчен компьютер алырга булдык.
Марат Зәйнуллинны чынлап та бәхетле дип атап була. Эш премиядә генә түгел. Ул һәр көнне эшкә күтәренке кәеф белән килә. Димәк, ул һөнәр сайлауда ялгышмаган, яраткан эшеннән башка тормышын күз алдына да китерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев