Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хыяллар чынга аша

Укучының мәктәптә дәресләрдән соң вакытын ни дәрәҗәдә эчтәлекле һәм кызыклы итү турыдан-туры педагог-оештыручыга бәйле. Шул исәптән, аның ни дәрәҗәдә актив, позитив булуына һәм балалар белән уртак тел табуына да. Бу уңайдан Иске Ильдеряк мәктәбе укучыларына бәхет елмайган-аларның ялын 25 еллык хезмәт стажы булган педагог Ирина Прохорова оештыра. -Ирина Васильевна-район педагог-оештыручылары...

Укучының мәктәптә дәресләрдән соң вакытын ни дәрәҗәдә эчтәлекле һәм кызыклы итү турыдан-туры педагог-оештыручыга бәйле.


Шул исәптән, аның ни дәрәҗәдә актив, позитив булуына һәм балалар белән уртак тел табуына да. Бу уңайдан Иске Ильдеряк мәктәбе укучыларына бәхет елмайган-аларның ялын 25 еллык хезмәт стажы булган педагог Ирина Прохорова оештыра.
-Ирина Васильевна-район педагог-оештыручылары арасында лидерлыкны тота. Хезмәтенең «Мәгарифтәге хезмәтләре өчен» медале белән бәяләнүе очраклы түгел. Үзе чираттагы конкурска әзерләнеп, яки укучыларны әзерләп, ул бер юл белән генә бармый, оештыручыларны гаҗәпкә калдырып, гадәти конкурсларга да ниндидер үзенчәлек кертергә тырыша, шул рәвешле мәктәп копилкасына призлы урыннар китерә,-дип сөйли районның мәктәптән тыш үзәк директоры Николай Еграшкин.
Әйтергә кирәк, ул үзе мәктәптә укыган еллардан ук мәктәпкә җиңүләр алып килә башлый. Мәктәптәге бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Укытучылар яшь Иринаның активлыгына сокланып туя алмыйлар, ул бии дә, спорт белән дә шөгыльләнә, мәдәни-күләм чаралар үткәрүдә уйлап табучанлыгы белән аерылып тора. Иске Ильдеряк мәктәбен тәмамлаганнан соң үзе белем алган белем учагында калырга тәкъдим ясалгач, ул бөтенләй канатлана-мәктәп тормышын төрлеләндерү энтузиазмы белән эшкә керешә. Ә параллель рәвештә башта-Чистай педучилищесында белем ала, аны кызыл дипломга тәмамлый, аннан соң Татар гуманитар педагогия университетында укый.
-Эшләве бер үк вакытта авыр да, җиңел дә иде. Авыр, чөнки тәҗрибә юк, җиңел, чөнки янәшәмдә остазларым-яраткан укытучым Зинаида Алексеевна, мәктәп директоры Михаил Васильевич һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган Лидия Васильевна Горбунова булды,-дип уртаклаша Ирина Прохорова.
-Мәктәптә Ирина Прохорова җитәкчелегендә сәламәтләндерү, танып белү, мавыктыргыч характердагы төрле бәйгеләр үткәрелә. Ул эзтабарларны, варисларны «Шәп вожатый», «ЮИД», «Туризм» кебек ярышларга, варислар отряды смотрларына һ.б. хәзерли. Варислар һәм эзтабарлар арасында аның абруе зур, алар аңа үзләренең серләрен ышанып сөйлиләр, киңәш сорап киләләр, үзләренең иптәшләре кебек күрәләр. ул аларны ярты сүздән аңлый, чөнки ул да алар кебек җырлый, бии, чигә, бәйли. Үзенең өч баласын да ул кул эшләренә өйрәтеп тәрбияләп үстерә.
-Вожатый эше җаваплы. Әмма ул миңа алга таба эшләргә, камилләшергә көч бирә. Янәшәмдәге укучылар да һәрвакыт миңа ярдәм итәргә тырышалар. Минем «Һәрвакыт әзер бул»-дигән сүзләремә «Һәрвакыт әзер» дигән сүзләрне ишетәм икән, димәк, безне алда бик күп изге эшләр көтә,-дип елмая Ирина Прохорова шатлыктан балкып.
Аның очкындай янган күзләре дә, әлеге кешенең үз урынында бәхетле булуы, балачак хыялларының чынга ашуы турында сөйли. Ә мондый бәхет һәркемгә дә бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев