Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хәрби хәзерлек режимында

Россиядә янгын сагы хезмәте оешуның 365 еллыгын билгеләп үтәләр. Безнең районда янгын сагы хезмәте узган гасырның 30нчы елларында оеша. Нәкъ менә шул чакта ат арбасына кисмәк тагып йөри торган беренче команда оеша. Өлкән яшьтәге кешеләр янгын депосының иске бинасын һәм әйләнә-тирәне күзәтеп тора торган каланча башнясын әле дә хәтерлиләр. Әгәр...

Россиядә янгын сагы хезмәте оешуның 365 еллыгын билгеләп үтәләр.

Безнең районда янгын сагы хезмәте узган гасырның 30нчы елларында оеша. Нәкъ менә шул чакта ат арбасына кисмәк тагып йөри торган беренче команда оеша. Өлкән яшьтәге кешеләр янгын депосының иске бинасын һәм әйләнә-тирәне күзәтеп тора торган каланча башнясын әле дә хәтерлиләр. Әгәр дә янгын чыга калса, чаң сукканнар һәм ат арбаларына насослы кисмәкләр куеп, вакыйга урынына ашыкканнар. 1940 нчы еллар азагында Аксубайда беренче янгын сүндерү машинасы пәйда булгач, боларның барысы да онытыла. Ләкин аларның эш максаты шул ук булып кала-янгын сүндерү, кешеләр һәм мал-мөлкәтне саклап калу.

Янгын сүндерүчеләрне бүген нигездә коткаручылар дип атыйлар. Ни өченме, чөнки хәзер алар янгын сүндерү белән чикләнмичә, аварияләр урынына чыгалар, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерәләр.

-Янгын сүндерүгә теләсә кайсы минутта чыгып китәргә ике машина әзер, ә өченчесе-резервта,-дип сөйли Аксубай янгын сагы гарнизоны начальнигы Әхтәм Насретдинов. -Бүген без авария-коткару, янгын-техник җиһазлары белән коралланган оешма һәм кешеләрне коткару буенча теләсә нинди эшне башкара алабыз. Ә менә депо бинасы заман таләпләренә туры килми, гәрчә монда идеаль тәртип булса да. 2009 елдан бирле районда аерым ике пост эшли -Яңа Ибрайда һәм МЮДта. Алар үз торак пунктларында һәм якын-тирә территориядә янгын иминлеген тәэмин итәләр. Ә бу бик тә мөһим, чөнки кайбер авыллар район үзәгеннән аеруча ерак урнашкан, янгын чыкканда исә хәтта секундлар да күп нәрсәне хәл итә.

Янгын чыкса яки ишекне ача алмау сәбәпле өйгә керә алмаганда, кеше урманда адашканда һ.б. очракларда янгын сүндерүчеләр яки коткаручылар һәрвакыт вакыйга урынына чыгарга әзер. Ел башыннан диспетчер хезмәтенең бердәм номерына 198 хәбәр кергән, шул исәптән 6сы-янгын турында, 9ы-авария нәтиҗәләрен бетерү, 183е башка сәбәпләр буенча.

Бүген янгын сагы штатында-38 кеше, һәр аерым постта 12шәр хезмәткәр бар. Янгын чыгу куркынычы янаган чорда алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында уяу, бер караул кизү торса, икесе-хәбәр алуга ук базага килеп, вакыйга урынына чыгарга әзер тора. Дүртенче караул гына, бер тәүлеккә кизү торырга килер алдыннан, ял итә ала. Шулай итеп, янгын сүндерүчеләр көтү һәм хәрби хәзерлек режимында яшиләр. Шуңа да карамастан, коллективта кадрлар агымы күзәтелми. Әхтәм Насретдинов сүзләренә караганда, аларда вакыт белән сыналган кешеләр эшли, чөнки ялкын эченә кергән кеше артында ышанычлы тыл булуына инанырга тиеш.
Людмила Жаренова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев