Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

ХОКУК ҺӘМ ИРЕК САГЫНДА

Әлеге һөнәр ияләре гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклыйлар, җинаятьчелеккә каршы өзлексез көрәш алып баралар. Әлеге эшчәнлек Аксубай районында ни дәрәжәдә уңышлы гамәлгә ашырыла соң? - 2014 елда прокуратура эше, барыннан да элек, гражданнарның хезмәткә һәм хезмәт хакын вакытында алуларына, сәламәтлек саклауга, балигъ булмаганнарның, пенсионерларның, хезмәткә сәләтсез затларның хокукларын яклауга,...

Әлеге һөнәр ияләре гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклыйлар, җинаятьчелеккә каршы өзлексез көрәш алып баралар.


Әлеге эшчәнлек Аксубай районында ни дәрәжәдә уңышлы гамәлгә ашырыла соң?

- 2014 елда прокуратура эше, барыннан да элек, гражданнарның хезмәткә һәм хезмәт хакын вакытында алуларына, сәламәтлек саклауга, балигъ булмаганнарның, пенсионерларның, хезмәткә сәләтсез затларның хокукларын яклауга, шулай ук гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиттә яшәү хокукларын тәэмин итүгә бәйле актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелде, - дип аңлата район прокуроры Илдус Хәйруллин. - Хезмәт, шул исәптән хезмәтне саклау, торак-коммуналь хуҗалык тармагына, инвалидлар, пенсия яшендәге гражданнарның социаль кануннарын яклауга кагылышлы законнар үтәлешен тикшерү дә шулай ук төп юнәлешләрнең берсе булып кала бирә. Балигъ булмаганнарның хокукларын үтәүне күзәтүгә дә зур игътибар бирелә.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында алып барылган тикшерүләр барышында ачыкланган кагыйдә бозулар буенча 10 урындагы зат - дисциплинар, 2 урындагы зат штраф сыйфатында административ җаваплылыкка тартылган.

Хезмәт, шул исәптән хезмәтне саклау кануннарының үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәт турындагы законны бозган 9 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган. Район прокуратурасының уңай йогынтысы нәтиҗәсендә алты йөздән артык гражданның хезмәт хакын вакытында алу хокукы кире кайтарылган. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында алып барылган тикшерүләр барышында ачыкланган кагыйдә бозулар буенча 10 урындагы зат - дисциплинар, 2 урындагы зат штраф сыйфатында административ җаваплылыкка тартылган.

Гражданнар суд эше кысаларында район прокуратурасы тарафыннан, гражданнарның конституцион хокукларын яклауга кагылышлы җиде йөздән артык дәгъва, иҗтимагый мәнфәгатьләрне яклауга кагылышлы 30 дан артык дәгъва судка тапшырылган. Барлык дәгъвалар да суд тарафыннан нигезле дип табылган һәм канәгатьләндерелгән. Гражданнарның прокуратурага ышанычы арта - 2014 елда район прокуратурасы хезмәткәрләре 190нан артык шикаятьне тикшергәннәр, шуның 40тан артыгы нигезле дип табылган һәм прокуратура күзәтүе чаралары кулланып канәгатьләндерелгән. Канәгатьләндерелгән шикаятьләрнең нигезен хезмәт, торак-коммуналь хуҗалык тармагына, башкару производствосына кагылышлы канун бозуларга бәйле мөрәҗәгатьләр тәшкил итә.

Эшмәкәрлек субъектларына бәйле хокукларны яклау турындагы кануннар үтәлешен күзәтү дә район прокуратурасының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Дәүләт һәм муниципаль күзәтчелекне гамәлгә ашыруда административ киртәләрне тамырдан бетерү, кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагылышлы контроль чараларның гомуми күләмен киметү буенча да билгеле дәрәҗәдә эшләр башкарыла.

Илдус Хәйруллин сүзләренә караганда, алдан тикшерү барышында җинаяти зыянны кире кайтаруга юнәлдерелгән тулы чараларны кулланмый торып, бер генә җинаять эше дә судка тапшырылмый. Прокурор күзәтүе тикшерүчеләр һәм сорау алучылар җибәргән закон бозулар санын киметү мөмкинлеге биргән - узган елда суд тарафыннан прокурорга канун бозуларны бетерү өчен җинаять эшләрен кире кайтару һәм шулай ук гражданнарны нигезсез рәвештә җинаять җаваплылыгына тарту очраклары булмаган.

Җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән комплекслы чаралар нәтиҗәсендә районда җинаяти хәлләр торышы билгеле дәрәҗәдә яхшырган - җинаять кылулар санының кимүе күзәтелгән. 2013 ел белән чагыштырганда, 2014 елда җинаять күләме 10 процентка, авыр һәм аерым авыр җинаятьләр саны 30 процентка кимегән. Хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшләве, җинаятьләрнең кайнар эздән ачылуы турында да сөйли.

-Район прокуратурасындагы һәр хезмәткәр үзенең вазыйфасын намуслы һәм гадел башкара, алар вакыт белән исәпләшмичә хезмәт куялар, - дип сөйли район прокуроры. - Коллективның югары эшлекле һәм әхлаки сыйфатларга ия булуы, Аксубай районы прокуратурасы алдында торган кеше һәм гражданинның хокукын һәм иреген яклау, канун һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларын сыйфатлы һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев