Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп

"Татмедиа" ААҖ филиалы-"Сельская новь" газетасы редакциясе полиция офицеры Владимир Семеновка Рәхмәт хаты тапшырды. Район газетасы битләрендә аның исеме еш атала, чөнки полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге линиясе буенча мәгълүматлар эше өчен җаваплы булып тора. -Бүген без Сезне илле яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, безнең белән...

"Татмедиа" ААҖ филиалы-"Сельская новь" газетасы редакциясе полиция офицеры Владимир Семеновка Рәхмәт хаты тапшырды.


Район газетасы битләрендә аның исеме еш атала, чөнки полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге линиясе буенча мәгълүматлар эше өчен җаваплы булып тора.

-Бүген без Сезне илле яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, безнең белән хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук безнең газета белән хезмәттәшлек иткән барлык полиция бүлекчәләренә дә рәхмәт белдерәбез, алар ярдәме белән райондагы криминоген хәл турында оператив мәгълүматлар пәйда була, газета укучылар белән профилактик эш алып барыла,-дип билгеләп үтте шәхси состав бүлеге киңәшмәсендә филиал директор-мөхәррире Айдар Моратшин, Владимир Семенов адресына котлау сүзләрен җиткереп.

Агымдагы ел Владимир Семенов өчен икеләтә юбилей елы буларак истә калачак-июль аенда аның эчке эшләр органнарында хезмәт итүенә егерме ел тула. Владимир Александрович бала чагында очучы булырга хыяллануын искә төшерде. Мәктәптә самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнеп, һәрвакыт физик формада булырга тырыша ул. Савгач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Сызраньга китә-хәрби очучы булырга карар кыла. Таләпләр кырыс булуга карамастан, ерак авылдан килгән егет аларның барысын да үтеп, вертолетчылар әзерли торган бүлеккә генә алына. Әмма Володяны бу гына канәгатьләндерми, ул Казан авыл хуҗалыгы институтына инженер-механик белгечлегенә укырга керә.

Владимир Семенов үзенең хезмәт биографиясен Карл Маркс исемендәге колхозда автомеханик булып эшләүдән башлый. Яшь белгеч армиягә киткәнче туган колхозында практика үтә, ә хезмәт итеп кайтканнан соң-актив, спортчы, комсомол егеткә ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре вазыйфасын ышанып тапшыралар. Владимир Семенов төрле елларда ДОСААФ район бүлегендә укулар алып бара, аннан соң ике ел спорт бүлеген җитәкли. Аннан соң аны Аксубай Дәүләт автоинспекциясе начальнигы итеп билгелиләр.

-Яшермим, әлеге һөнәр минем өчен ят иде,-дип фикерләре белән уртаклаша Владимир Александрович. -Ул вакытта миңа юл күрсәткән, булышкан кешеләргә рәхмәтем чиксез. Ул вакытта Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы булып эшләгән Азат Усманов та кабул итүдә миннән, кая барганыңны беләсеңме соң, дип сораган иде. Төнлә өчәр тапкыр вакыйга булган урынга чыгарга туры килгәч, мин барысына да төшендем. Шуның өстенә төнге кизү торулар, район юлларында патрульлек итүләр... Әлеге вазыйфада җиде ел ярым эшләгән чорда мине аңлап, миңа терәк булып яшәгән хатыныма да рәхмәт әйтәсем килә, чөнки өч баланы тәрбияләү тулысынча аның өстендә булды, мин балаларымны йоклаган килеш кенә күрә идем.

Үтә киеренке график буенча эшләү үзе үк спорт белән бәйләнешне өзәргә ирек бирми-бүгенге көндә дә ул самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнүен дәвам итә, ә бу аңа хезмәте буенча барлык нормативларны бернинди киртәләрсез тапшырырга ярдәм итә.Офицер Семеновны ГАИ постыннан милиция начальнигы урынбасары-җәмәгать иминлеге милициясе начальнигы вазыйфасына күчерәләр. Ул монда ун ел эшли. Өстәвенә хезмәт һәм спорт белән беррәттән вузда укуын да дәвам итә - Чуашстан дәүләт университетының юридик факультетын уңышлы тәмамлый.

Полиция подполковнигы Семенов менә өч елга якын инде полиция начальнигы урынбасары вазыйфасын башкара. Погонлы кешеләрнең хезмәте башкаларныкыннан күпкә авыр һәм куркыныч булса да, полиция офицеры, һөнәрләрнең җиңеле юк, төрле вакытлар була, дип аңлата. Хезмәте турында сөйләгәндә ул һәрвакыт гаиләсенең ышанычлы тыл булуын билгеләп үтә. Хатыны Елена Александровна белән алар чирек гасыр гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Андрей әтисе кебек югары уку йортында инженер-механик белгечлеге алып чыккан. Кызлары Юля белән Таня Казан вузларының берсендә укыйлар. Илле яшь -ул гомернең яртысы гына, әмма бу еллар бер мизгел булып кына тоела, чөнки эшеннән тәм табып, уңышлы гаилә корып яшәгән бәхетле кеше генә гомер агышын тоймый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев