Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хезмәтенә тугрылык саклап

Күптән түгел үзәк хастаханә баш бухгалтеры Җәмилә Сафиуллина үзенең юбилеен билгеләп үтте. Утыз ел эшләү дәверендә хастаханә аның икенче өенә әйләнә, ул яраткан эше белән бәхетле, үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмый. Карасу авылында Ибраһимовларның зур тату гаиләсендә туган чая, чибәр кыз, мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китә....

Күптән түгел үзәк хастаханә баш бухгалтеры Җәмилә Сафиуллина үзенең юбилеен билгеләп үтте.


Утыз ел эшләү дәверендә хастаханә аның икенче өенә әйләнә, ул яраткан эше белән бәхетле, үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмый.
Карасу авылында Ибраһимовларның зур тату гаиләсендә туган чая, чибәр кыз, мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китә. Әти-әнисенең алга таба аңа белем бирерлек мөмкинлеге булса да. Җәмилә үз алдына, үз тормышымны мин үзем корырга тиеш, дигән максат куя. Яр Чаллы шәһәренә китеп, сәүдә системасында бухгалтер өйрәнчеге булып эшли, читтән торып укуын дәвам итә.

-Карьера баскычлары буйлап җайлы күтәрелдем, үсеш переспиктивасы да бар иде, әмма мин ыгы-зыгылы шәһәр тормышына ияләшә алмадым, туган җирем Карасудан да кадерлерәк җир тапмадым, - дип искә алып сөйләде Җәмилә ханым.
Бу, мөгаен язмыш чакыруы булгандыр, районга кире әйләнеп кайткач, ул үзенең беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен очрата. Илдус Сафиуллин - чибәр, ышанычлы егет - аның тормыш иптәше була. Район ДОСААФ бүлегенә өлкән бухгалтер булып эшкә урнаша, аннан санэпидстанциянең бухгалтериясен җитәкли, соңыннан үзәк хастаханәгә күчә.

- Элеккеге баш табиб - Аркадий Сорин белән баш бухгалтер Мәсимә Минхәерова миңа бу эшне кичә генә тапшырдылар сыман, ә бит 30 ел вакыт бер мизгел булып үткән дә киткән,-дип искә алды юбиляр.
Баш бухгалтер вазыйфаларына шактый эш керә: исәп-хисапны алып бару бухгалтерлык (тышкы һәм эчке), салым һәм статистик отчетларны тапшыру. Шул ук вакытта эчке контрольне дә югалтмаска кирәк, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакын вакытында бирү, финанс дисциплинасын ныгыту, бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга акчаларны вакытында күчерергә, салымнар, түләүләр һәм башкалар.

Җәмилә Рифкать кызы авырулар кабул итми, операция өстәле янында тормый, әмма хастаханә эшчәнлегендә күп нәрсә -кирәкле барлык дару препаратлары, җиһазлар белән тәэмин ителеш, медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларын вакытында түләү аның компетентлыгына бәйле.
Үзенең эше турында сөйләгәндә, Җәмилә Рифкать кызының күзләре уттай янып торды, ирексездән бөек педагог Константин Ушинскийның: «Әгәр һөнәрне дөрес сайлап, аңа бөтен күңелеңне бирәсең икән, бәхет сине үзе табачак», - дигән сүзләре искә төшә.
-Иң мөһиме, теләгәнеңне эшләп, күңелеңә якын кешеләр белән яшәү. Шул вакытта гына синең һөнәреңне аңлаган, сине хуплаган кешеләр бәрабәренә хезмәт баскычың да уңышлы барачак. Миңа Ринат Камаев, Роза Фәссахова, Марат Йосыпов кебек белемле, тәҗрибәле җитәкчеләр белән эшләргә туры килде, хәзерге җитәкчем Ратмир Мустафаев та шундыйлардан, - дип сүзен дәвам итте Җәмилә Рифкать кызы.

Коллегалары әйтүенчә, Җәмилә ханым авырлыклар алдында беркайчан да сыгылып төшми. «Мин булмасам, кем эшләр» - дигән тормыш принцибына таянып эш йөртә ул. Менә шуның өчен авырумы, коллегасымы, якын кешесеме ул барысына да чын күңеле белән ярдәм итәргә тырыша. Ул саннардан тыш, тарих белән дә кызыксына (Җәмилә ханым берничә ел дәвамында Татарстанның дәүләт архивы фәнни хезмәткәрләре белән элемтә дә тора, авыл тарихы турындагы язмаларны туплый), җырны юлдаш итә, хәтта ТНВ каналында да чыгыш ясаган. Аның яраткан җырлары туган як, туган авыл турында. Гаиләсендә дә бар да тәртиптә, яраткан ире аны эштән соң көтеп алса, кызы гаиләсе белән ял көннәрендә һәрвакыт туган йортында булырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев