Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хезмәт – бәхет нигезе

Кеше гомере бер мизгел генә. Аның ничек итеп үтүе һәркемнең үзеннән тора. Тормышның ак битенә кара эзләр саласыңмы, әллә кара биткә ак эз сызасыңмы-үз язмышыңа салган юл шул була. Бу уңайдан Аксубайда яшәүче Госман Гомәр улы Билалов бәхетле. Гомер үренә менеп җитеп артына борылып карагач та, тормыш сукмагының туры икәнлегенә...

Кеше гомере бер мизгел генә. Аның ничек итеп үтүе һәркемнең үзеннән тора.


Тормышның ак битенә кара эзләр саласыңмы, әллә кара биткә ак эз сызасыңмы-үз язмышыңа салган юл шул була. Бу уңайдан Аксубайда яшәүче Госман Гомәр улы Билалов бәхетле. Гомер үренә менеп җитеп артына борылып карагач та, тормыш сукмагының туры икәнлегенә үзе дә сокланырлык аның.
Яңа Кармәт авылында Гомәр ага белән Рәйсә апаның 4 балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. 1976 елда кулына диплом тотып үзе укыган мәктәп бусагасын, бу юлы инде укытучы сыйфатында, яңадан атлап керә. Бер ел эшләгәч, Ватан алдындагы бурычын үтәргә дип армия сафларына алына. Хезмәтен тутырып кайткан яшь, энергияле Госман Билалов район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә, бер үк вакытта СССР МВД Академиясендә югары белем ала. 18 ел эшләү дәверендә гади милиционердан майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
1998 елда ул суд приставларының Аксубай район бүлегендә суд приставы-башкаручысы булып хезмәтен дәвам итә, ә 1999 елдан бүгенге көнгә кадәр әлеге бүлекнең начальнигы-өлкән суд приставы булып эшли.
Эчке эшләр бүлегендә эшләүче һәрбер хезмәткәрдән төгәллек, гаделлек, кешелеклелек кебек сыйфатлар таләп ителә, чөнки күп очракта алар кеше язмышын хәл итәләр. Ә Госман Гомәр улы нәкъ менә шундый сыйфатларга ия дә инде.
Гаиләсендә дә үрнәк хуҗа ул. Әлки кызы Гөлсирә белән 35 ел бергә тату-матур гомер итеп 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Йолдыз да әтисе юлыннан китә. Ул район эчке эшләр бүлегендә тикшерү бүлеге начальнигы булып эшли. Сөеклесе Гөлназ белән әти-әнисенә ике онык- Камилә белән Әдиләне бүләк иткәннәр. Кызлары Гөлназ да гаиләле, Шәрбән егете Венер белән кызлары Азалияне үстерәләр. Ял көннәрендә балалары белән бергә җыелышып ирешелгән уңышлары турында сөйләшеп утыру, оныкларының шат тавышларын ишетү Госман абый белән Гөлсирә апа өчен зур бәхет.
Ә кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми, бары тик хезмәтеңдә һәм гаиләңдә хөрмәтле булу да җитә. Ходай бары сәламәтлектән аермасын да, эшендә яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев