Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Хат ташучылар хезмәтен бәяләп

Агымдагы ел почта хезмәткәрләренә реформалардан башланып китте. Дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләр туктатылды, бу периодик басмаларга бәяләрнең кинәт үсеп китүенә сәбәп булды. Нәтиҗәдә газета-журналларга язылучылар саны кимеде. Әлеге реформа Аксубай почта бүлекчәсенә дә кагылмый калмады. Киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясенең нинди уңышлар белән тәмамлануын һәм хат ташучыларның букчалары ни дәрәҗәдә җиңеләйгәнен белешү...

Агымдагы ел почта хезмәткәрләренә реформалардан башланып китте.


Дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләр туктатылды, бу периодик басмаларга бәяләрнең кинәт үсеп китүенә сәбәп булды. Нәтиҗәдә газета-журналларга язылучылар саны кимеде.
Әлеге реформа Аксубай почта бүлекчәсенә дә кагылмый калмады. Киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясенең нинди уңышлар белән тәмамлануын һәм хат ташучыларның букчалары ни дәрәҗәдә җиңеләйгәнен белешү өчен, без почта бүлекчәсенә юл тоттык.

-Тиражлар күләме буенча алдынгылыкны бирергә туры килде, әмма без язылу планын тиешенчә үтәдек һәм керемнәр буенча беренче позицияләрдә кала бирәбез, - дип сөйләде Аксубай почта бүлеге башлыгы Рәмзия Сөнгатуллина. - Иң мөһиме реформа штатлар кыскаруга китермәде - һәркем элеккегечә үз эшен башкара.

Газета-журналларга яздыру эшеннән тыш почта хезмәткәрләре түләүле хезмәтләр дә күрсәтәләр. Яртыеллык нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел, әмма беренче квартал буенча аксубайлылар планны 117 процентка арттырып үтәгәннәр. Бу йөздән артык почта хезмәткәренең намуслы һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Иң яхшы почта бүлекчәсе булып, Рәмзия Салиховна сүзләренә караганда, иң зуры да булган Аксубай бүлекчәсе тора. Лидерлар рәтендә шулай ук Яңа Үзи (Галия Хөснетдинова), Иске Татар Адәмсуы (Любовь Тимкина), Иске Ибрай (Роза Мусина) почта бүлекчәләре.

Күптән түгел почта хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәре - Россия почтасы көнен билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәм уңаеннан бу өлкәдә 35 ел хезмәт куйган Яңа Аксубай почта бүлекчәсе башлыгы Зоя Волкова күпьеллык тырыш хезмәт өчен «Россия почтасы»ның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Карасу бүлекчәсе хезмәткәре Фәүзия Фәхретдиновага лаеклы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Чистай районара почта бүлегенең Рәхмәт хатына тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен быел Галина Дектярева (Түбән Баланда), Светлана Семенова (Савгач), Татьяна Лукиянова (Савруш), Светлана Непомнящая (Кәкре Күл) лаек булдылар.

Хат ташучыларны бүген дә һәрбер йортта көтеп алалар. Алар газета-журналлар гына түгел, пенсия һәм коммуналь түләүләр өчен квитанцияләрне дә өйгә китереп бирәләр. Үзәктән еракта урнашкан авылларда яшәүче өлкән буын кешеләре өчен хат ташучы тышкы дөнья белән бәйләп торучы изге зат, ул өйгә яңалыклар пенсия алып килә, өйдән чыкмыйча гына газ һәм утка да түләргә ярдәм итә. Гомумән, авылда хат ташучы ышанычлы, ачык йөзле, һәрчак диярлек яхшы хәбәрләр китерүче яхшы күңелле кеше буларак кабул ителә. Шуңа күрә дә почта өлкәсендә нинди генә реформалар кабул ителмәсен, Интернет челтәре никадәр генә тормышыбызга үтеп кермәсен, почта тартмасыннан яраткан газетаңны алып уку шатлыгын бернәрсә дә алыштыра алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев