Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Халыкның сәламәтлеге – алар кулында

Күп еллар эшләү дәверендә Аксубай үзәк хастаханәсе зур дәвалау комплексына әверелде. Аңа поликлиника, стационар, ашыгыч ярдәм күрсәтү, гомуми табиблык практикасы бүлеге, шулай ук авылларда урнашкан күпсанлы фельдшер-акушерлык пунктлары керә. Хәзерге вакытта хастаханәнең материал-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. Үзәк хастаханә Республика киңлекләрендә алып барылучы төрле медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә...

Күп еллар эшләү дәверендә Аксубай үзәк хастаханәсе зур дәвалау комплексына әверелде.


Аңа поликлиника, стационар, ашыгыч ярдәм күрсәтү, гомуми табиблык практикасы бүлеге, шулай ук авылларда урнашкан күпсанлы фельдшер-акушерлык пунктлары керә. Хәзерге вакытта хастаханәнең материал-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә.
Үзәк хастаханә Республика киңлекләрендә алып барылучы төрле медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән федераль программалар нигезендә системалы рәвештә үзгәртелеп, яңартылып тора. Шулай ук сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору буенча төбәк һәм федераль пилот проектлары хисабына, медицина ярдәме күрсәтүгә яңа тәртипләр кертү нәтиҗәсендә дә ул елдан-ел камилләшә бара.

Техник база яңартылган: 2 ашыгыч ярдәм машинасы, тригер җилләткече режимы белән эшләүче ясалма җилләткеч аппараты, яңа туган сабыйлар өчен инкубатор, реанимация урыны, пациент мониторы һәм башка аппаратлар кайтарылган.

-Тиздән бала тудыру бүлегенә махсус җиһаз алачакбыз,-дип сөйли хастаханәнең баш табибы Ратмир Мустафаев. -Болардан тыш быелгысы елда 2 модульле ФАП төзү каралган, берсе-Яңа Ибрайда, икенчесе Яңа Чуаш Адәмсуы авылында, алтысында капиталь ремонт ясалачак.Түләүле хезмәт күрсәтү юнәлешен үстерәчәкбез. Аксубай халкы түләүле хезмәтләр, мәсәлән, теш табибы, УЗИ, наркологка кабул итүгә күрше район яки шәһәрләргә бара. Үзебездә түләүле кабинетлар ачып, без аларның юлга киткән акчаларын һәм вакытларын янга калдыра алачакбыз.

-Шулай да кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе проблемалы булып кала,-дип сөйләде Ратмир Равилевич. -Балалар табибы, гомуми практика табиблары, терапевт, клиник фармаколог, йогышлы авырулар табибы, рентгенолог, акушер-гинеколог, эндокринолог, уролог, балалар хирургы, невропатологлар җитешми.

Шул сәбәпле биредә эшләүче табибларга өстәмә авырлык төшә. Мисал өчен хирург Ринат Камаевка авыруларны стационарда дәвалау, медицина күзәтүе уздыру, өйдә һәм график буенча кизү тору эше йөкләнгән. Аның эш стажы дүрт дистәдән артык. Институтны тәмамлагач, Нурлат хастаханәсенә җибәрелсә дә, ул Аксубайга күченүне өстенрәк күрә. Биредә тормыш кора, өч кыз үстерәләр, аларның икесе әтиләренең эшен дәвам итәләр. Айнура-акушер-гинеколог, Диләрә-Яр Чаллы шәһәрендә хирург булып эшли, бары төпчекләре Алсу гына юридик өлкәне сайлый.

Акушерка Людмила Колесникованың да эш стажы шундый ук. Хатын-кызлар арасында әлеге тырыш һәм әйбәт белгечне белмәүчеләр сирәктер. Дистәләрчә еллык хезмәте өчен ул район хакимияте, хастаханә һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгының күп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

-Коллегаларымны Медицина хезмәткәрләре көне белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхет һәм сабырлык телисем килә,-диде үзенең котлауларын җиткереп, баш табиб,-сабырлык телим, чөнки 2016 елга табибларның хезмәт хакы -200, ә урта медицина хезмәткәрләренеке 100 процентка артырга тиеш.

Аның оптимистик теләкләренә без дә кушылабыз. Иң мәрхәмәтле һөнәр ияләре, әлбәттә, моңа лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев