Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Халык өчен хезмәт куялар

Узган атнада полициянең участок уполномоченныйлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Участковый-МВД структурасында мөһим фигураларның берсе. Халык белән элемтә турыдан-туры аның белән гамәлгә аша. Участковый үз участогындагы вакыйгалар белән даими таныш булганга хокук бозу очракларының беренче билгеләре буенча ук ул потенциаль хокук бозучыны билгеләргә мөмкин. Участковыйлар, безгә мең дә бер бурыч...

Узган атнада полициянең участок уполномоченныйлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


Участковый-МВД структурасында мөһим фигураларның берсе. Халык белән элемтә турыдан-туры аның белән гамәлгә аша. Участковый үз участогындагы вакыйгалар белән даими таныш булганга хокук бозу очракларының беренче билгеләре буенча ук ул потенциаль хокук бозучыны билгеләргә мөмкин. Участковыйлар, безгә мең дә бер бурыч йөкләнгән, дип шаяртырга яраталар. Бу чынлап та шулай.
-Участковыйларга үз участокларында хокук бозуларны профилактикалау, уңышсыз гаиләләр һәм җинаять кылуга хирыс кешеләр белән эшләү һ.б. йөкләнгән. Полициянең участок уполномоченныйларының уртак уңышы берничә факторга бәйле. Әлбәттә инде, аңа да ышанырга тиешләр, ул да абруй казанырга тиеш. Табигый ки, аны танып белергә тиешләр,-дип сөйли полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов.
Аксубай районы буенча МВД бүлегенең УУП хезмәтен Радик Шәйхелисламов җитәкли. Штатта 13 участок уполномоченные бар. Аларның һәркайсы ихтирамга лаек, чөнки районда 13 участковыйга нинди зур йөк туры килүен күз алдына китерүе авыр түгел. Бүлек җитәкчелеге сүзләренә караганда, барлык полициянең участок уполномоченныйлары да үзләренә тапшырылган эшне намус белән башкаралар. Ел башыннан участок уполномоченныйлары тарафыннан 63 җинаять ачыкланган һәм ачылган, 1200 гә якын беркетмә төзелгән. Ун ай нәтиҗәләре буенча Сәлихҗан Исламгәрәев, Марс Төхвәтуллин, Радик Мостафин, Айдар Гайнуллин иң яхшы участок уполномоченныйлары итеп табылган. Бигрәк тә Сәлихҗан Исламгәрәевны аерым билгеләп үтәсе килә. Эчке эшләр бүлегендә ул егерме елга якын хезмәт куя, өч ел үзәк участковый булып эшли, аннан соң кадрлар буенча милиция начальнигы урынбасары, 2003 елдан Иске Мокшино авыл җирлеге буенча өлкән уполномоченный була. «Һөнәренә тугры булган өчен», «Иң яхшы участковый" дәүләт бүләкләреннән тыш, ул 2008 елда «Халык участковые» Бөтенрәсәй конкурсының республика этабы лауреаты булды. Ул конкурста катнашуга эш күрсәткечләре буенча тәкъдим ителде, аның өчен халык тавыш бирде, чөнки ул халык өчен хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев