Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Гомерлеккә бер һөнәр

Фәүзия Абзалова озак еллар районның кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшләп, предприятие таркалганнан соң да үз һөнәренә тугры калган сәүдә өлкәсе хезмәткәре. Шул көннәрдә ул үзенең юбилеен билгеләп үтте. Фәүзия Мәүлет кызы үзенең сәүдә өлкәсендәге эшчәнлеген Бөгелмә кооператив училищесын тәмамлаганнан соң җитмешенче еллар уртасында башлый. Әлеге уку бинасын тәмамлаган чыгарылыш укучысын...

Фәүзия Абзалова озак еллар районның кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшләп, предприятие таркалганнан соң да үз һөнәренә тугры калган сәүдә өлкәсе хезмәткәре.


Шул көннәрдә ул үзенең юбилеен билгеләп үтте. Фәүзия Мәүлет кызы үзенең сәүдә өлкәсендәге эшчәнлеген Бөгелмә кооператив училищесын тәмамлаганнан соң җитмешенче еллар уртасында башлый. Әлеге уку бинасын тәмамлаган чыгарылыш укучысын Шәрбән авлы кибетенә эшкә җибәрәләр.
Аннан соң район үзәгендәге сәүдә нокталарында: азык-төлек, промышленность товарлары, аяк киемнәре, галантерия һ.б. махсуслаштырылган кибетләрдә эшли ул. Һәркем белән уртак тел таба белгән, әрсез кыз эшен яратып башкара. Шуның белән бергә ул массакүләм чараларда да, Сабантуйларда да, төрле шәһәрләрдә үткән күчмә ярминкәләрдә дә актив сату итә. Райпо системасында утыз ел хезмәт куя ул. Намуслы хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләренә, бүләкләргә ия була.
Ә соңгы җиде елда Фәүзия Мәүлетовна район үзәгендәге «Шатлык» кибетендә уңышлы хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев