Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Дежурный абруе

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә бүгенге көн кискен таләпләр куя. Шуңа әлеге эштә һөнәри осталар гына эшли ала. Кизү часть бүлеге начальнигы ярдәмчесе, оператив дежурный Руслан Нургатин-шундыйларның берсе. Аксубай эчке эшләр бүлегенә ул 2002 елда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлап килә. Соңгы 5 елда ул оператив дежурный вазифасында. Бу вазифаның никадәрле җаваплы...

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә бүгенге көн кискен таләпләр куя. Шуңа әлеге эштә һөнәри осталар гына эшли ала. Кизү часть бүлеге начальнигы ярдәмчесе, оператив дежурный Руслан Нургатин-шундыйларның берсе.


Аксубай эчке эшләр бүлегенә ул 2002 елда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлап килә. Соңгы 5 елда ул оператив дежурный вазифасында. Бу вазифаның никадәрле җаваплы эш икәнен һәркем беләдер. Смена буена аларга төрле төрдәге мәсьләләрне чишәргә туры килә, чөнки кешеләр иң беренче кизү частькә мөрәҗәгать итәләр һәм алардан ярдәм көтәләр.
-Руслан Азатович тәҗрибәле, ышанычлы хезмәткәр, -дип характерлый үзенең ярдәмчесен ОВД ның штаб начальнигы, милиция подполковнигы Любовь Турлукова. -Безнең кизү часть республика буенча иң яхшылардан санала икән, монда полиция майоры Нургатинның да өлеше бик зур.
Хокук сайлау органнарында эшләгән чорда ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте һәм шуның белән үз подразделениясе эшчәнлеге нәтиҗәләрен күтәрергә булышты. 2008 елда ул утлы коралдан ату хәзерлеге буенча ТР эчке эшләр министры дипломына лаек булса, 2011 елда махсус әзерлек буенча ТР МВД ның беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев