Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Өч дистә ел яраткан эшендә

Күңелең белән сайлаган хезмәтеңә озак еллар тугры каласың икән, аңардан аерылу һич кенә дә җиңел түгел. Аксубай лицее китапханәчесе Гөлфия Дәүләтшина белән әңгәмәбезне нәкъ менә шул төшенчәдән башладык. Юбилеен билгеләп үткәннән соң, ул лаеклы ялга китә. - Мин яшьтән үк балалар белән эшләргә яраттым, - дип сөйли Гөлфия Хәбетдиновна. Тормыш...

Күңелең белән сайлаган хезмәтеңә озак еллар тугры каласың икән, аңардан аерылу һич кенә дә җиңел түгел.


Аксубай лицее китапханәчесе Гөлфия Дәүләтшина белән әңгәмәбезне нәкъ менә шул төшенчәдән башладык. Юбилеен билгеләп үткәннән соң, ул лаеклы ялга китә.
- Мин яшьтән үк балалар белән эшләргә яраттым, - дип сөйли Гөлфия Хәбетдиновна. Тормыш юлымның шулай килеп чыгуына мин язмышыма рәхмәтле...

Тормышка аяк баскан мәлдә балалар бакчасында нянечка булып эшли. Аннан соң тормыш үзгәрә. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчы-бухгалтер белгечлеге ала. Мәгариф бүлегенә кассир булып эшкә керә. Әмма монда озак эшләргә туры килми, Аксубай гимназиясенә китапханәче булып күчә.

-Мине директор Василий Кузнецов теләп кабул итте. Ул минем өчен чын остаз булды, мин аңа бүген дә рәхмәтле. Аннан соң озак еллар Алексей Миронкин, Вячеслав Миронкин белән эшләргә туры килде. Алар да миңа һәрвакыт ярдәм иттеләр, - дип дәвам итте ул.
Аксубай лицеенда өч дистә ел китапханәче булып эшли. Укучыларның ничәмә-ничә буынына хезмәт күрсәтә ул.
-Хәзерге вакытта балаларны китап уку түгел, ә күбрәк компьютер кызыксындыра, - дип сөйләвен дәвам итә китапханәче. - Мәктәп укучыларында әдәбиятка кызыксыну уятыр өчен төрле алымнарны кулланабыз. Мисалга, төрле әкиятләр буенча тамашалар оештырабыз. Безне балалар бакчаларында җылы кабул итәләр. Нәниләр безнең яшь китап укучылар чыгышын зур канәгатьләнү белән карыйлар...

-Гөлфия Хәбетдиновна - үтә тыйнак кеше, - дип характерлый Аксубай лицее директоры урынбасары Наталья Антохина. - Әмма мәктәп тормышында мөһим роль уйный. Ул укучы тормышындагы проблеманы башкалардан алдан белеп алып, аңа ярдәм кулы сузарга өлгерә. Әни буларак та Гөлфия ханымның бар да тәртиптә. Ул ике ул тәрбияләп үстергән. Айрат белән Марат икесе дә бер үк һөнәрне сайлаганнар. Ике бертуган Аксубай район хастаханәсендә ашыгыч ярдәм фельдшерлары булып эшлиләр.
Мәктәп директоры Вячеслав Миронкин да китапханәченең тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Гөлфия Хәбетдиновна тормыш юлын да лаеклы үтә, хезмәтенә дә тугры кала. Хәзер исә аның алдында тормышының яңа битләре ачыла, гаиләгә, оныкларга да игътибар, кайгырту кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев