Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бүләк тыйнаклык өчен бирелми

Безнең район 11 административ өлешкә шәһәр тибындагы бистә - 3 һәм 8 авыл участокларына бүленгән, табигый ки, монда хокук тәртибен һәм гражданнар тынычлыгын саклауны участковыйлар тормышка ашыра. Радик Шәйхисламов җитәкләгән әлеге хезмәт, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендәге башка хезмәтләрдән аермалы буларак, турыдан-туры халык белән хезмәттәшлекне тәэмин итә. Авылда участковыйга...

Безнең район 11 административ өлешкә шәһәр тибындагы бистә - 3 һәм 8 авыл участокларына бүленгән, табигый ки, монда хокук тәртибен һәм гражданнар тынычлыгын саклауны участковыйлар тормышка ашыра. Радик Шәйхисламов җитәкләгән әлеге хезмәт, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендәге башка хезмәтләрдән аермалы буларак, турыдан-туры халык белән хезмәттәшлекне тәэмин итә.


Авылда участковыйга теләсә нинди проблема, кайчакта алар ведомствосына кермәгән сораулар белән дә мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә 1978 елда режиссерлар Михаил Жаров һәм Виталий Иванов тарафыннан төшерелгән участковый Анискин һәм төп рольне Сергей Безруков уйнаган «Участок» фильмнарын олысы да, кечесе дә яратып карый. Безнең участковыйлар арасында да әлеге геройларга охшаганнары аз түгел.

Һөнәри бәйрәм алдыннан без Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә иң яхшы участковыйларның берсе Радик Нигмәтуллин белән очраштык.

Эчке эшләр бүлегендә үзенең хезмәт юлын ул 1994 елда Аксубай янгын частенең дәүләт янгын күзәтү инспекторы булып эшләүдән башлый. Казан төзүче-инженерлар институтында алган белеме ул вакытта аның һөнәренә туры килә. Әмма ул параллель рәвештә читтән торып Россия Эчке эшләр министрлыгының Екатеринбург янгын-техник училищесын тәмамлый. Баштан Дәүләт янгын күзәтү җитәкчесе, аннан соң часть җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. Карьера үсешенә омтылуы яшь белгечкә эшчәнлек өлкәсен алмаштыруга комачауламый.

- 2011 нче елда мин милициягә нәкъ менә участок уполномоченные булып килдем, - дип сөйли Радик. - Ике елдан мине сорау алу төркеменең өлкән сорау алучысы итеп билгеләделәр, узган елда исә кабат участковый булып эшли башладым.
Холкы буенча ул тыйнак, аз сүзле, егерме еллык хезмәт чорында ирешкән уңышлары, күрсәткечләре турында да сөйләргә яратмый. Милициягә эшкә килгәч, ул тагын бер югары юридик белем ала, һөнәренә тугры булганы һәм осталыгы өчен «Хезмәттә аерылып торган өчен» медаленең барлык өч дәрәҗәсенә дә лаек була, ярты ел Төньяк Кавказ төбәге территориясендә командировкада була. «Хәрби дуслык өчен» хач белән бүләкләнгән, ә мондый бүләккә хәрби хезмәт бурычларын башкарганда һәм контртеррористик операцияләрдә үтә тырышлык һәм көч куйган, аерым инициатива күрсәткәннәр генә лаек була.

-Участок уполномоченные Радик Нигмәтуллинга Трудолюбово, Шәрбән, Кәкре Күл һәм Яңа Кармәт авыл җирлекләре һәм район үзәгенең бер административ участогы беркетелгән, - дип сөйли полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте һәм Аксубай эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе җитәкчесе Радик Шәйхисламов. - Әлбәттә инде, участковый эше җиңелләрдән түгел. Әмма Радик - белемле, намуслы, эшен җаваплы башкара, үзенә карата таләпчән хезмәткәр.

Билгеле инде, тыйнаклык өчен бүләк бирелми. Радик Нигмәтуллин аларны фәкать үзенең тырыш хезмәте белән генә алган. Күптән түгел Эчке эшләр хезмәткәрләре көнен билгеләп үтү тантанасында район башлыгы Камил Гилманов участковый Нигмәтуллинга тагын бер бүләк - Мактау кәгазен тапшырды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул күп балалы әти дә - хатыны Роза белән алар өч ул тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев