Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бәхетле мизгел

Күптән түгел районның халыкка көнкүреш хезмәте тармагының берьюлы ике ветераны үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Кием кисүче Татьяна Лодоркина әлеге барсына да кирәкле өлкәдә - 35 ел, тегүче Галина Васильева 25 ел хезмәт куйганнар. Татьяна Геннадьевна көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты бусагасын беренче тапкыр 42 нче Казан училищесын тәмамлаганнан соң атлап керә....

Күптән түгел районның халыкка көнкүреш хезмәте тармагының берьюлы ике ветераны үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.


Кием кисүче Татьяна Лодоркина әлеге барсына да кирәкле өлкәдә - 35 ел, тегүче Галина Васильева 25 ел хезмәт куйганнар. Татьяна Геннадьевна көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты бусагасын беренче тапкыр 42 нче Казан училищесын тәмамлаганнан соң атлап керә. Остазларыннан бик тиз тәҗрибә туплый, ә вакыт үтү белән осталыкка да өйрәнә ул.
Галина Арсентьевна предприятиегә ун елдан соң килә. Кием кисүче белән тегүче, бер-берсен ярты сүздән аңлап иңгә-иң куеп эшлиләр. Базар мөнәсәбәтләре белән бәйле үзгәрешләр дә аларның дуслыгына комачаулый алмый. Табыш китермәүгә бәйле көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты бетерелә һәм тегүчеләр аздан гына эшсез калмыйлар. Тегү цехын район кулланучылар җәмгыятенең үз канаты астына алуы гына әлеге кыен хәлдән коткарып кала. Халыкның акча түли алмавы сәбәпле, финанс чыгымнарын аклый алмаган райпо цехны тәэмин итә алмый башлый һәм тегүчеләр кабат авыр хәлдә калалар. Күбесен кыскарталар, ә кайберләре башка тармакка күчәргә яки үз эшләрен ачарга мәҗбүр булалар. Үз эшләренә тугры булып биредә калучыларны шәхси эшмәкәр Фәнүзә Шәфигуллина үз канаты астына ала. Барысы да аналар буларак, беренче чиратта алар балалары мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәләр. Ә бүген Татьяна һәм Галина өчен ихластан шатланалар, чөнки лаеклы ялда булып алар күп вакытларын гаиләләренә багышлый алалар. Вакыт сизелми дә үтеп китә - әлеге еллар эчендә кичерергә туры килгән тискәре күренешләр күңелсез мизгелләр булып кына истә калачак. Ә әлегә цех хезмәткәрләре Елена Кочкина, Әнисә Ишмөхәммәтова, Галина Ванюкова, Алена Васюткина, Мария Кузьмина һәм Зоя Жаркова хезмәтенә, элеккеге кебек таләп зур. Кием тегәргә һәм ремонтларга аларга заказларны районның ерак поселокларыннан да алып киләләр, ә әлеге күркәм хатын-кызлар үз маркаларын төшермичә, ышандырып тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Ә иптәшләренең юбилеен алар тормышта иң бәхетле мизгел булып истә калсын өчен чишмә буенда шау-гөр килеп үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев