Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бергә эшләү җиңелрәк

Хат ташучы һөнәре - авылда хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. Соңгы елларда почта элемтәсе хезмәтенә карата таләпләр үзгәрде һәм әлеге һөнәр вәкилләренең яңа бурычлары пәйда булды, җаваплылык та артты. Бүген почтада үз һөнәрләренә тугры кешеләр генә хезмәт куя. Савгач элемтә бүлеге хезмәткәрләре шундыйлардан. Әлеге бүлек районда иң яхшылардан. Коллективны тәҗрибәле белгеч...

Хат ташучы һөнәре - авылда хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе.


Соңгы елларда почта элемтәсе хезмәтенә карата таләпләр үзгәрде һәм әлеге һөнәр вәкилләренең яңа бурычлары пәйда булды, җаваплылык та артты. Бүген почтада үз һөнәрләренә тугры кешеләр генә хезмәт куя. Савгач элемтә бүлеге хезмәткәрләре шундыйлардан. Әлеге бүлек районда иң яхшылардан.
Коллективны тәҗрибәле белгеч Светлана Семенова җитәкли. Әлеге өлкәдә аның хезмәт стажы 28 ел. Аны Раиса Васильева (ул гомере буена хат ташучы булып эшләгән), Наталья Семенова, Нина Петрова һәм Татьяна Максимова кебек чын фикердәшләр командасы чолгап алган. Дус, эшкә сәләтле коллектив үзләренә җиткерелгән планны уңышлы үтәп килә. Савгач бүлегенең газета-журналларга, шул исәптән район газеталарына яздыру буенча күрсәткечләре яхшы. Бүген почта хезмәткәрләре хезмәт күрсәтү заданиесен дә, халык куллануы товарлары сату планын да даими үтиләр.
-Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге бүлек клиентларыннан почта ташуга бәйле бер генә дәгъва да булганы юк, - дип сөйли район почта элемтәсе начальнигы Алевтина Кашина. - Коллективта хөкем сөргән үзара аңлашу да үз нәтиҗәсен бирә, почтальоннар барлык операцияләрне дә беләләр һәм кирәк булган очракта почта начальнигын да алмаштыра алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Савгач авылы