Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бар җирдә тәртип

Узган җомгада «Татавтодор» ААҖнең Аксубай филиалы базасында кадрлар һәм хезмәтне саклау буенча белгечләрнең республика семинары үтте. «Татавтодор» ААҖ нең хезмәтне саклау буенча инженеры Сергей Мурин семинарны ачып, шәһәр һәм районнарда производстводагы бәхетсезлек очраклары анализына җентекләп туктап, аларның динамикасын видеопроектор экраныннан күзәтеп барырга тәкъдим итте. Ул анализ ясады һәм берүк вакытта...

Узган җомгада «Татавтодор» ААҖнең Аксубай филиалы базасында кадрлар һәм хезмәтне саклау буенча белгечләрнең республика семинары үтте.


«Татавтодор» ААҖ нең хезмәтне саклау буенча инженеры Сергей Мурин семинарны ачып, шәһәр һәм районнарда производстводагы бәхетсезлек очраклары анализына җентекләп туктап, аларның динамикасын видеопроектор экраныннан күзәтеп барырга тәкъдим итте. Ул анализ ясады һәм берүк вакытта игътибарны аларны кисәтүгә бәйле чараларга юнәлтте. Шул ук вакытта эшчеләр мәнфәгатьләрен яклауның беренче урында булырга тиешлеге аның чыгышында кызыл җеп булып сузылып барды. Сергей Алексеевич эш тәҗрибәсеннән чыгып, үзенчәлекле мисал китерде-производствода бәхетсезлек очраклары яшьләр арасында яки тәҗрибәле эшчеләр белән килеп чыга.
Монда тәҗрибәгә бәйле кайсының ышаныч хисе тупаслана соң? Кагыйдә буларак, С.Мурин хәбәр иткәнчә, статистикадан чыгып караганда, әлеге очраклар юлчыларның бишенче эш сезонында күзәтелә.
Менә шуның өчен коллегалары артыннан чыгыш ясаган «Татавтодор» ААҖ нең кадрлар бүлеге начальнигы Татьяна Мерюсова һәм техник директор урынбасары Евгений Броднев кадрлар һәм хезмәтне саклау буенча белгечләргә тәҗрибәсе булган һәр хезмәткәргә яшьләрне беркетергә киңәш итте, бу бигрәк тә производство имгәнүе алу куркынычы тудырган сезонлы эшчеләргә кагыла. Семинарда шулай ук алдан һәм даими медицина күзәтүләре үткәрү, кадрлар чаралары аспектлары турында да сүз барды.
«Татавтодор» ААҖнең Аксубай филиалы республика семинарын үткәрү базасы итеп очраклы гына сайланмаган. Безнең юл хезмәткәрләре юллар төзү технологиясендә халыкара стандартларга таянып эш итәләр, агымдагы елның мартында Будапештта «Татавтодор» ААҖгә бирелгән сертификат моңа дәлил булып тора. Әмма безнең филиалның немецларга күрсәтерлек эшләре бар. Алар юллар төзүдә тиешле технологиядән калышмыйлар, ә база исә республикада заманча һәм техник яктан җиһазландырылган филиалларның берсе. «Татавтодор» ААҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин безне филиал базасы белән зур канәгатьләнү белән таныштырды. Зур ангар эчендә эшчеләргә уңайлы булсын өчен барлык белгечләр-рейсларны җибәрүче автомеханик, шәфкать туташы, токарь урнашкан шунда ук шиномонтаж, газ белән эретеп ябыштыручы урын алган... Биредә төрле яшьтәге, төрле эш тәҗрибәсе булган һәм төрле менталитетлы белгечләр эшләүгә карамастан, зур бинада идеаль чисталык, тәртип хөкем сөрә. Юлчыларның төп девизы-эштә дә, кадрларга, хезмәтне саклауга бәйле бөтен эштә дә тәртип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Татавтодор» ААҖ