Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Авыл фельдшеры

Наталья Молодкина «МЮД» поселогы халкына чирек гасыр медицина хезмәте күрсәтә. Кайчындыр ул Вил Минсафин җитәкләгән районның иң яхшы участок хастаханәләренең берсендә хезмәт куя. Ә хәзер исә үзвакытында шөһрәт казанган учреждениедән бары тик фельдшер-акушерлык пункты гына эшләп калган... Әмма бу моннан соң халыкның сәламәтлеге арткан дигән сүз түгел, Наталья Аркадьевна амбулаториядә...

Наталья Молодкина «МЮД» поселогы халкына чирек гасыр медицина хезмәте күрсәтә.


Кайчындыр ул Вил Минсафин җитәкләгән районның иң яхшы участок хастаханәләренең берсендә хезмәт куя. Ә хәзер исә үзвакытында шөһрәт казанган учреждениедән бары тик фельдшер-акушерлык пункты гына эшләп калган... Әмма бу моннан соң халыкның сәламәтлеге арткан дигән сүз түгел, Наталья Аркадьевна амбулаториядә ярты ставкага гына эшләсә дә, кешеләргә карата игътибарын киметми.-Ул яхшы күңелле, шәфкатьле, үз эшен оста белгән шәфкать туташы,-диләр аның турында, авылдашлары.-Бу кадәр көчне ул каян аладыр?
Шуңа өстәп, Наталья Молодкина Ахматка авылы халкына да медицина хезмәте күрсәтергә өлгерә. Әлеге поселкка ул менә инде сигез ел дәвамында һава торышының нинди булуына карамастан, язгы-көзге пычракта да, кышын кар-буранда да җәяү йөреп эшли. Намуслы хезмәт куючы кешеләр кебек авыл фельдшерларына да акча җиңел генә бирелми.
Пациентларның рәхмәт сүзләре яңа елда да аларга көч һәм куәт өстәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев