Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Автомобильчеләр көнендә аерым игътибар

Шоферларга, мәгълүм булганча, һичкайчан «юлдан чыгарга ярамый». Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә алар күп сөйләмичә, тыйнак кына эш урыннарында-автоммобиль руле артында булачаклар. Озак еллар шофер булып эшләүче Якуп Нәҗметдиновны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. "ВАМИН-Аксу"да аны яшьләр дә, җитәкчелек тә "Сәлам, Якуп абый", дип сәламлиләр. Быел Якуп Габдрахмановичка 65 яшь тулды....

Шоферларга, мәгълүм булганча, һичкайчан «юлдан чыгарга ярамый».


Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә алар күп сөйләмичә, тыйнак кына эш урыннарында-автоммобиль руле артында булачаклар. Озак еллар шофер булып эшләүче Якуп Нәҗметдиновны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. "ВАМИН-Аксу"да аны яшьләр дә, җитәкчелек тә "Сәлам, Якуп абый", дип сәламлиләр. Быел Якуп Габдрахмановичка 65 яшь тулды. Ул автобус шоферы булып 17 ел, моңа кадәр 13 ел "Сельхозтехника"да эшләгән. Хәзер алты ел инде "ВАМИН"да хезмәт куя.
-Гомеремдә дә аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым,-дип әйтте Якуп Габдрахманович, үзенең ничә яшьтә булуын әйткәч минем гаҗәпләнүемне күреп.
Агрофирмада иң яхшы шоферлар арасында Александр Лазоркин, Рәҗәп Мортазин һәм Александр Тимофеев исемнәрен атадылар. Быелның тугыз аенда алар 47 мең чакрымнан артык юл үткәннәр, ә Лазоркин-61 мең чакрым юл иңләгән. Бу - Казанга 152 тапкыр барып-кайтуга тиң. Уйлап карасаң, алар җиңел машинада түгел, ә үзебезнең куәтле "КамАЗ"ларда йөриләр. Машинага үзләре үк техник хезмәт күрсәтәләр, ремонтлыйлар. Шулай булгач, автомобильче көнендә алар аерым игътибарга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев