Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Җаваплы бүлек

Дүшәмбе Россия МВД бүлегенең штаб бүлекчәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бүлекнең уртак уңышы штабның эшне үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруына бәйле. Штаб бүлекчәләренең оешу тарихы 1918 нче елга туры килә, ул вакытта советлар крестьян-эшчеләр милициясе Баш идарәсе оеша, ә аның структурасына инструкторлык һәм мәгълүмат бүлекләре керә. Шул вакыттан алып...

Дүшәмбе Россия МВД бүлегенең штаб бүлекчәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


Бүлекнең уртак уңышы штабның эшне үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруына бәйле. Штаб бүлекчәләренең оешу тарихы 1918 нче елга туры килә, ул вакытта советлар крестьян-эшчеләр милициясе Баш идарәсе оеша, ә аның структурасына инструкторлык һәм мәгълүмат бүлекләре керә. Шул вакыттан алып хезмәтнең аталышы күптапкыр үзгәреп килсә дә, идарә итүдәге төп өч бурыч - алдан күреп белү, оештыру һәм контрольлек итү үзгәрешсез калды.

Аксубай бүлегендә штаб бүлекчәсе аерым структура буларак 1994 елда оеша. Хәзерге вакытта МВД ветераны булган Николай Мальков штабның беренче җитәкчесе була, 2002 елда хезмәт белән хәзерге вакытта Нурлат ГРОВДда эшләүче Владимир Убейкин җитәкчелек итә. Штабның тулысы белән мәгълүмати документлар әйләнешенә күчү чоры штаб белән бүлек башлыгы урынбасары, штаб бүлекчәсен әйдәп барган полиция подполковнигы Любовь Турлукова җитәкчелек иткән (2005 елдан) чорга туры килә.

Аксубай полициясе штабын аның йөрәге дип атарга була, монда тармаклар - бүлекләргә һәм бүлекчәләр буйлап барлык мәгълүматлар килә һәм алар шуннан таралалар да.
- Мәгълүматлар кергән һәм таралган кыска гына вакыт аралыгында аларга комплекслы анализ ясала һәм шуның нигезендә бүлекнең оператив-хезмәт эшчәнлеге планлаштырыла, өстәвенә күп кенә юнәлешләр буенча, әйтик идарә итү карарларын кабул итүдә, алдынгы тәҗрибәдән файдалануда яки вазыйфаи бурычларын башкару буенча хезмәткәрләргә методик ярдәм күрсәтүдә, - дип аңлатма бирә штаб башлыгы полиция подполковнигы Сергей Черников.

Штаб эшен ике хезмәткәр - штаб башлыгы үзе һәм өлкән инспектор капитан Татьяна Мясникова алып бара. Сергей Черников әлеге бүлекчәне өч ел җитәкли, ә аның ярдәмчесенең хезмәт стажы 6 ел.
-Штаб эше җаваплы, зур көч, тиз һәм игътибарлы башкару таләп итә торган хезмәт, - дип билгеләп үтә Любовь Турлукова. - Әмма хезмәткәрләр үзләренә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп, тырышып башкаралар һәм полициянең башка хезмәткәрләре өчен үрнәк булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев