Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аның эше һәрчак күз алдында

Ташчы һөнәре беренче карашка бик җиңел тоелса да, чынлыкта бу бер дә алай түгел. Тәҗрибәле ташчы техника, төзелеш өлкәсендәге, шулай ук агач яисә металл эшкәртү буенча яңалыкларны күзәтеп барырга тиеш. Ул физика һәм математиканы да яхшы белергә тиеш. Яшь ташчыга кирпеч өйгәндә күз белән чамалап белү сәләтенә ия булу хас,...

Ташчы һөнәре беренче карашка бик җиңел тоелса да, чынлыкта бу бер дә алай түгел.

Тәҗрибәле ташчы техника, төзелеш өлкәсендәге, шулай ук агач яисә металл эшкәртү буенча яңалыкларны күзәтеп барырга тиеш. Ул физика һәм математиканы да яхшы белергә тиеш. Яшь ташчыга кирпеч өйгәндә күз белән чамалап белү сәләтенә ия булу хас, чөнки күп очракта бу эш шул рәвешле генә башкарыла.

-Михаил Мишанин - яхшы ташчы, - дип бәяли "Максад" төзелеш оешмасы җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин. - Ул кирпеч торышын, измә калынлыгын яисә башка операцияне кыска гына вакыт эчендә бик җиңел билгели ала.

Ташчы эше бик авыр хезмәт. Ачык һавадагы төзелештә һава шартлары, тавыш һәм кулланылучы төзелеш материалларының тискәре йогынтысы эшчеләргә зарарлы шартлар тудыра. Ә Михаил Василий улы бу өлкәдә 1978 нче елдан бирле эшли.

Җитәкче сүзләренә караганда, ул дивар, фундамент, арка, колонна яисә гөмбәз ясаганда кирпечләрне бик җиңел төзә, тәрәзә һәм ишек тартмаларын урнаштыруда катнаша, тимер конструкцияләрдә җөйләрне ямый. Менә шундый "киңкырлы профиль"ле кеше ул.

Тормыш иптәше Раиса Алексеевна белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Иң олысы - Ольга балалар йортында шәфкать туташы, төпчекләре Марина укытучы булып эшли, ә уллары Александр әтисе һөнәрен үз иткән - ул төзүче. Алар барысы да әтиләре белән горурланалар. Төзүченең эше һәрчак күз алдында бит һәм аның хезмәте кешеләргә шатлык, уңайлылык һәм эстетик ләззәт бирә. Ничек кенә булмасын, бүген бу иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев