Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Алар вакыйгалар эчендә кайныйлар

Бүген Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлекнең кизү тору часте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кизү тору часте хезмәткәре засадада утырмый, ул җинаять кылынган урынга бармый, әмма аның төгәл эшенә, җитезлегенә җинаятьне тиз арада ачу гына түгел, ә инде кайбер кешеләрнең гомерен саклап калу да бәйле. Ниндидер проблемасы булган...

Бүген Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлекнең кизү тору часте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Кизү тору часте хезмәткәре засадада утырмый, ул җинаять кылынган урынга бармый, әмма аның төгәл эшенә, җитезлегенә җинаятьне тиз арада ачу гына түгел, ә инде кайбер кешеләрнең гомерен саклап калу да бәйле. Ниндидер проблемасы булган кеше полициягә килсә, барыннан да элек кизү тору часте хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
-Оператив кизү торучының эше гражданнардан гаризалар, белдерүләр алудан гыйбарәт,-дип сөйли полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов. - Шуннан соң җинаятьнең нинди характерда икәне ачыклана һәм кабул ителгәч, гариза буенча җинаять урынына йә участковый, йә җинаять эшен тикшерүчеләр яки оператив-тикшерү төркеме җибәрелә. Кизү тору частенда эшләүче хезмәткәр турында бүлек җитәкчелеге яхшы яктан гына сөйли. Татарстанның МВД җитәкчелеге, 2013 ел нәтиҗәләре буенча Аксубай бүлегендәге кизү тору часте эшен өченче категория районнар арасында уңай дип тапты.
Ә бу, нинди вазыйфада, званиедә, күпме эш стажы булуга карамастан, бүлектәге һәр хезмәткәрнең эшенә уңай бәя бирү. Монда хезмәт стажлары зур булганнар да, яшьләр дә эшли. Кизү тору частенда полиция майоры Илдар Исхаков, мәсәлән, унөч елга якын эшли. Руслан Нургатин, Александр Маркитанов, Радик Салаховның эш стажлары 4-7 ел. Кизү тору частенда эшләүче бердәнбер ханым- Зөбәрҗәт Мостафина.
Шуны әйтеп үтәсе килә, ун ел эшләүче һәм бүгенге кизү торучының эше бик тә аерыла, чөнки хәзер таләпләр кырысрак: кешеләр белән телефоннан сөйләшә, тиз арада тиешле карар кабул итә белергә, моңа өстәп, МВДның мәгълүматлар базасына бөтен хәбәрләрне кертергә кирәк.
-Мәгълүм ки, җинаять турында шалтыраткан яки хәбәр иткән кешенең психикасы бозылган була. Мондый очракта итәгатьле, сабыр булырга кирәк,- дип сөйли оператив кизү торучы Илдар Исхаков. Аның сүзләренә караганда , эшкә килгәч дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар булырга кирәк.
Коллективта бердәнбер хатын-кыз-хезмәткәр булган Зөбәрҗәт Мостафинага да шул ук таләпләр куела.
-Миңа үз эшем бик тә ошый, коллегаларым мине ихтирам итәләр. Ә өйдә ике балам һәм ирем ике көннән соң бер тәүлеккә эшкә китүемә аңлап якын киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев