Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Алар һәрвакыт иминлек сагында

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге коллективы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен каршылыйлар. Районда криминоген хәлләрнең тотрыклы булуы, җәмәгать тәртибен саклау - аларның көндәлек хезмәте. Алар үз бурычларын намус белән үтиләр, безнең иминлегебезне саклап, тәүлек әйләнәсе кешеләргә хезмәт итәләр. - Соңгы елларда МВД структурасында тамырдан үзгәрешләр булуга, штатның кыскаруына карамастан,...

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге коллективы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен каршылыйлар.


Районда криминоген хәлләрнең тотрыклы булуы, җәмәгать тәртибен саклау - аларның көндәлек хезмәте. Алар үз бурычларын намус белән үтиләр, безнең иминлегебезне саклап, тәүлек әйләнәсе кешеләргә хезмәт итәләр. - Соңгы елларда МВД структурасында тамырдан үзгәрешләр булуга, штатның кыскаруына карамастан, Аксубай бүлегенең эш нәтиҗәсе кимеми, - дип бәяләде Аксубай полиция хезмәткәрләре эшен район башлыгы Камил Гилманов. - 2014 ел башыннан районда җинаятьләр саны азайды. Аларның профилактик эш алып барулары нәтиҗәсендә милеккә бәйле җинаятьләр аз кылына. Безнең полиция иминлегебезне саклый, дип горурланып әйтергә була. Район җитәкчесе "Имин шәһәр" программасы кысаларында полиция хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән видеокүзәтү камералары урнаштыруга биш йөз мең сум акча бирде, бу җинаятьләрне, хокук бозуларны кисәтү, шулай ук аларны кайнар эздән ачу мөмкинлеге бирәчәк.

Без газета укучыларны даими рәвештә Аксубай бүлеге эше - акцияләр, рейдлар, вакыйгалар хроникасы, хезмәтләр оешу даталары, җинаятьләрне ачу турындагы мәгълүматлар белән таныштырып барабыз. Безнең полиция хезмәткәрләре шулай ук авыр җинаятьләрне дә ачалар.
-Быел наркотиклар сату буенча дүрт җинаять эше судка җибәрелде, терлекләр, автомашиналардан әйбер урлаучыларның эзләренә төштек, - дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек башлыгы Илнар Камалиев. - Хезмәтләр эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча да профилактик эш алып барыла.

Барлык бүлек һәм бүлекчәләрнең җайга салынган оператив эше - ул бүлек башлыклары - Илгиз Алмакаев, Йолдыз Билалов, Любовь Турлукованың эшне белеп һәм оста оештыра белү нәтиҗәсе. Уртак эшкә хезмәтнең һәр бүлеге үзенең уңай динамикасын кертә. Радик Шәйхисламов җитәкчелегендәге полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте эчке эшләр бүлегенең барлык бүлекләрен район халкы белән бәйләүдә төп звено булып тора. Бу хезмәткә шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге дә керә. Район территориясе 11 участокка бүленгән - 8 авыл һәм 3 шәһәр. Участковыйлар үзләре хезмәт күрсәткән территориядә җинаять кылуларга юл куймас өчен профилактик эш алып баралар. Җитәкчелек Идеал Ибраһимов, Радик Нигъмәтуллин, Рөстәм Сабировны иң яхшы участок уполномоченныйлары буларак билгеләп үтте.

Илнар Камалиев сүзләренә караганда, башка бүлекләрнең кадрлар составы да яшь, көчле, хезмәт сөючән. Йолдыз Билалов җитәкчелегендәге тикшерү, Илназ Зәйдуллин җитәкләгән уголовный розыск бүлекләрен генә алыйк. Монда курку белмәс ир-егетләр белән бергә уяу хатын-кызлар да хезмәт куя. Уголовный розыск бүлегендә эшләүчеләрнең барысы да спортчылар, көрәшчеләр, алар бүлек, район һәм республика данын яклаучылар. Йолдыз Билаловы, Руфия Әхмәтшина, Евгений Рахманкулов эшләгән тикшерү бүлеге берничә ел дәвамында җинаять эшләрен тикшерү позициясендә алдынгылыкны тотып, республиканың авыл районнары арасында беренчелекне алып киләләр. Бүлектә яшь, әмма полиция хезмәткәре исемен намуслы йөрткәннәргә һәрвакыт ышаныч белән карыйлар. Сорау алу бүлеге хезмәткәре Николай Колесников, тикшерүче Ленар Нургаязов, хөкем ителгәннәрне саклап озата баручылар төркеме полиция җитәкчесе Илназ Хамәтгалиев шундыйлардан, дип билгеләп үтә җитәкчелек. Өстәвенә үрнәк алыр кешеләр дә бар. Эксперт-криминалчы Илһам Салаховка республикада да тиңнәр юк дияргә була. Илһам берничә ел дәвамында дактилоскопик база булдырган, бүген исә шуның бәрабәренә рецидив җинаятьләр кайнар эздән ачыла.

Эчке эшләр министрлыгы - хәрби структура буларак, монда кагыйдәләр дә катгый. Штаб барлык мәгълүматларны өзлексез эшкәртеп тапшырып тора. Барлык хезмәт һәм бүлекләр эше штаб җитәкчесе Сергей Черников һәм аның ярдәмчесе Татьяна Мясникованың җитезлегенә бәйле.
Тыл буенча җитәкче, Әфган сугышын кичкән һәм дүрт тапкыр Чечен республикасында командировкада булып кайткан Гомәр Хәйруллин да бүлектә мөһим урын били.

Кадрлар составы белән Рамил Зөфәров җитәкчелек итә, ул бу эштә үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән инде.
Матди һәм финанс тәэмин ителеш турыдан-туры бүлекнең баш хисапчысы Альбина Барышевага бәйле.
Район юлларындагы иминлекне ЮХИДИ бүлеге гамәлгә ашыра. Нияз Гималетдинов җитәкчелегендәге бүлек тугыз айлык оператив эшчәнлек нәтиҗәләре буенча республикада алтынчы урынны били. Җитәкчелек Евгений Краснов һәм Венер Хаммәтовны бүлекнең иң яхшы хезмәткәрләре дип билгеләп үтте.

Театр элгечтән башланган кебек, полиция бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Семенов җитәкләгән кизү частеннән башлана. Кизү частенда алты кеше эшли, оператив кизү торучы Илдар Исхаков, шофер Андрей Строгалов - иң яхшылар исәбендә. Монда бердәнбер хатын-кыз Зөбәрҗәт Мостафина да бар. Әйтергә кирәк, погонлы хатын-кызлар үзләренең көчсез җенес вәкилләре булмауларын раслыйлар. Алда без инде иң яхшы хатын-кыз хезмәткәрләрне атап үткән идек. Алар исемлегенә тәҗрибәле тикшерүче Эльза Алмакаева, административ законнар үтәлешен контрольдә тотучы инспектор Илсия Бикмөхәммәтова да керә. Кизү часте составына Искәндәр Вәлиев җитәкләгән вакытлыча тоту изоляторы да карый. Әлеге хезмәткә катлаулы бурыч йөкләнгән - гаепләнүчеләрне изоляторда тоту һәм озата бару. Изолятор хезмәткәрләре Рәмис Насыйров, Николай Расчислов, Сергей Симаков, шофер Александр Строгалов әлеге вазыйфаны уңышлы башкаралар.

Аксубай полициясе хезмәткәрләре районда җинаять эшләрен ачу белән генә шөгыльләнмиләр, ә хәрби конфликт килеп чыккан территорияләрдә үзләренең хәрби бурычларын да үтиләр. Шул рәвешле дистәләрчә хезмәткәр кайнар ноктада булып кайтты, ә бүген исә номинациянең иң яхшы хезмәткәрләренең берсе - оператив кизү тору ярдәмчесе Александр Маркитанов Чечен республикасында командировкада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев