Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аксубайда булачак табиблар

Аксубайга табиблар составын көчәйтү өчен ординаторлар һәм интернатурада белем алучы студентлар килде. Хастаханә буйлап ак халатлылар "десант"ының йөрүен авырулар аңлый алмый тордылар - яшь, шат күңелле табиблар каян килгән икән, дип аптырадылар. Барысы да бик гади. Яңа баш табиб, хастаханәгә яшь кадрлар кирәклеген күреп, үзенең әлеге кыю фикерен тормышка ашырырга...

Аксубайга табиблар составын көчәйтү өчен ординаторлар һәм интернатурада белем алучы студентлар килде.


Хастаханә буйлап ак халатлылар "десант"ының йөрүен авырулар аңлый алмый тордылар - яшь, шат күңелле табиблар каян килгән икән, дип аптырадылар.
Барысы да бик гади. Яңа баш табиб, хастаханәгә яшь кадрлар кирәклеген күреп, үзенең әлеге кыю фикерен тормышка ашырырга - медицина университетының чыгарылыш студентларын авыл җирлегендә эшләү шартлары белән кызыксындырырга уйлый. Казаннан Аксубай күренмәгәч, яшь белгечләрне ничек кызыксындырып була соң? Димәк, аларны алып килергә һәм ничек бар шулай күрсәтергә кирәк. Бу Аксубай өчен зур яңалык.

КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасының яшь белгечләре атна буена Аксубай район үзәк хастаханәсендә практика үтә. Аннары аларны икенчеләре алмаштыра. Бу ел буена шулай дәвам итәчәк.
- Ординаторлар һәм интернатурада белем алучылар табиблар күзәтүендә хастаханәдә авыруларны кабул итүдә, дәвалауда катнашачаклар, - дип хәбәр итте район үзәк хастаханәсе баш табибы Ратмир Мостафаев. - Икенче төркем белән Ибрай авылына барырга җыенабыз. Шәкертләр табиб һәм фельдшерлар белән таныштыру семинарлары үткәрәләр, яңа дәвалау җайланмалары турында сөйлиләр, шикәр авырулы һәм гипертония белән авыручылар белән очрашалар, аларны дәвалауның яңа алымнары белән таныштыралар.

- Район хастаханәсендә эшләү шәкертләрдә зур кызыксыну уятты, беренче көнне хастаханәдәге инструментлар, кабинетлар, җиһазларны карап чыктылар. Безнең районга килмәгән булсалар, бәлки аларның күбесе авыл җирлегендә дә медицинаның заманча булуына ышанмас иде.
Кайтыгыз, дигән сүз һәрвакытта да тәкъдим буларак яңгырый. Җирле табиблар ирексездән авыл хастаханәләрендә эшләүнең файдасы турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Биналар торышы яхшы, авылда эшләгән өчен өстәмә түләү каралган. Интернет бар, коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар каралган, экологик чиста һава. Әйтергә кирәк, Президент бүләге турында да онытырга ярамый. Авыл җиренә эшкә кайтасың икән - миллион сум акча аласың.

- Без үзәк хастаханә һәм университет җитәкчелегенә Аксубай үзәк хастаханәсен һәм район үзәген үз күзләребез белән күрү мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерәбез, - диделәр шәкертләр. - Барысыннан да бары тик уңай бәяләмә генә алдык. Безне каршы алулары да, практика үтү дә бик ошады. Хәзер инде безнең белән бергә белем алучы курсташлар Сезнең хастаханә белән кызыксыналар, нинди белгечләр кирәклеге турында сорашалар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев