Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

35 ел “Ашыгыч ярдәм“ машинасы руле артында

"Ашыгыч ярдәм" машинасы йөртүчесенең бер генә бурычы - табибны авыру янына тизрәк китереп җиткерү. Шуңа да әнә шундый махсус машина йөртүче чын профессионал булырга тиеш. Чөнки кешенең гомере аның күпме вакыт арасында килеп җитүенә бәйле. Аксубай район шифаханәсенә ашыгыч ярдәм сорап тәүлегенә 27-30 кеше мөрәҗәгать итә. Монда ике сменада дүрт...

"Ашыгыч ярдәм" машинасы йөртүчесенең бер генә бурычы - табибны авыру янына тизрәк китереп җиткерү.



Шуңа да әнә шундый махсус машина йөртүче чын профессионал булырга тиеш. Чөнки кешенең гомере аның күпме вакыт арасында килеп җитүенә бәйле.
Аксубай район шифаханәсенә ашыгыч ярдәм сорап тәүлегенә 27-30 кеше мөрәҗәгать итә. Монда ике сменада дүрт бригада эшли. "Ашыгыч ярдәм" машинасын йөртүчеләрнең берсе - Владимир Романов 35 елдан бирле шул хезмәтне башкара. Нәкъ менә хезмәт итә, чөнки ул коткару хезмәте хезмәткәре булып тора.


Владимир Васильевич урта мәктәптә машина йөртү таныклыгы ала һәм хәрби һөнәр турында хыяллана. Ульяндагы хәрби училищега ике ел рәттән укырга керергә тырышып карый, әмма уңышлы булып чыкмый.


Армиядә дә аның язмышы техника белән бәйле була. Романов Чехословакиядә 15 нче гвардия танк дивизиясендә хезмәт итә. Һәм армия хезмәтеннән кайтуга ук, 1980 елда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче булып эшкә урнаша.


-Машина йөртүче һөнәрендә иң мөһиме - түземлелек, - дип саный Владимир Васильевич. - Беренче мәлне тәүлек буена эшләдек, дөрес, бераз авыррак иде. Яшь чакта йоклыйсы да килә бит әле. Юл шартларын да, техниканы да бүгенгесе белән чагыштыру мөмкин түгел.


-"Ашыгыч ярдәм" машинасы авыру янына 20 минутта килеп җитәргә тиеш, - дип аңлата район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш, чөнки ул табиб, авыру һәм юлда йөрүчеләр гомере өчен җаваплы. Владимир Васильевич хезмәте дәверендә беркайчан да юл һәлакәтенә эләкмәде. Техникага карата да аның мөнәсәбәте сакчыл.


35 ел эшләү дәверендә коткару хезмәте хезмәткәре күп нәрсәне күргән - кеше үлемен дә, бала тууын да.


-Хәтердә әле, фельдшер Роза Пимерукова белән Кисадан йөкле хатынны шифаханәгә алып барабыз, - дип сөйли Владимир Васильевич. -Ярты юлга җиткәч, фельдшер: "Туктат машинаны, бала туа", - дип әйтте. Миннән кайчы сорыйлар, ә минем дулкынланудан кулларым калтырый - яшь егетнең күз алдында һәр көнне бала таптырмыйлар бит, - дип елмаеп искә ала Владимир. -Дөньяга ир-бала туды. Без әнисен дә, баланы да исән-имин хастаханәгә китердек.
Романовларны үрнәк гаилә дияргә була. Тормыш иптәше Галина Алексеевна балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кызлары Светлана - шәфкать туташы. Уллары Александр - хәрби-медицина коллегиясе белгече. Кечесе - Евгений, энергетика университетын тәмамлаган һәм армиягә китәргә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев