Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Ветераннар өендә булдылар

Район җитәкчелеге ветераннарның өйләренә барып, аларның тормыш шартлары белән танышып, борчу-зарлары белән кызыксынуны дәвам итә. Шул көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Яңа Кармәт авылында яшәүче Сәйфи Кашап улы Миначев һәм Ямбайда гомер кичерүче Минхәйдәр Миншин улы Дәүләтшин өендә булды. Район һәм җирле хакимият вәкилләре ветераннарны игътибар белән тыңлап,...

Район җитәкчелеге ветераннарның өйләренә барып, аларның тормыш шартлары белән танышып, борчу-зарлары белән кызыксынуны дәвам итә.

Шул көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Яңа Кармәт авылында яшәүче Сәйфи Кашап улы Миначев һәм Ямбайда гомер кичерүче Минхәйдәр Миншин улы Дәүләтшин өендә булды.
Район һәм җирле хакимият вәкилләре ветераннарны игътибар белән тыңлап, аларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырдылар. "Сез тынычлык өчен батырларча көрәштегез, Совет кешеләре, Ватан язмышы өчен яу кырларында дошманга каршы уяу тордыгыз. Тынычлык, бәйсезлек, зәңгәр күк йөзе бүләк иткән өчен чиксез рәхмәт сезгә", - диде Сергей Александров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев